Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм канун

Баулы ата-аналары күңелле компанияләрне балаларыннан өстенрәк куялар

Спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш кулланган ата-аналар, тәртип бозган яшүсмерләр – балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышларында шундый гаиләләргә кагылышлы административ материаллар карала. Шуларның берничәсе турында язып үтәбез.

Кечкенә баласын калдырып, кәеф-сафа корып йөрергә гадәтләнгән яшь ана комиссия каршына бишенче тапкыр килеп басты. Биредәгеләргә ул яхшы таныш. Бу юлы әни кеше баласын дүрт көнгә әбисендә калдырган. Комиссия, аның яшәү рәвешен сорашканнан соң, махсус рейд нәтиҗәләре буенча, әни кешене хокукларыннан чикләүне хуплады.

Әни кешегә, кичектермичә, рәсми рәвештә эшкә урнашырга, дәвалану үтәргә һәм үзенең яхшы ана була алуын суд барышында исбат итәргә туры киләчәк.

Икенче материал буенча да кечкенә балалар ата-аналарының җавапсызлыгы сәбәпле зыян күрә. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы сигнал картасы буенча хәбәр салган. Гаиләдә ике һәм бер яшьлек  сабыйлар бар. Алар яши торган йортта, гаиләнең бурычлары җыелу сәбәпле, газ өзелгән һәм йорт эче кечкенә балалар яшәү өчен санитар таләпләргә туры килми.

Шулай ук утырыш барышында балигъ булмаган яшүсмер кыз балага кагылышлы эш тә каралды. Ул, исерек хәлдә хулиганлык кылып, яшьтәшен кыйнауда гаепләнә. Кызның ата-анасына 5 меңнән 30 меңгә кадәр штраф яный. Яшүсмер кыз полициягә исәпкә алынды.

Тагын бер эш 2007 елгы яшүсмер белән бәйле. Ул мәдәният йорты янындагы эскәмиядә яткан сумканы урлаган, андагы акчаларны алган. Эш материаллары буенча, зыян күрүче сүзләренчә, ул 17 июньдә көндезге сәгать берләр тирәсендә балалары белән урамга чыккан һәм банкоматтан 7500 сум акча алган. Акча салынган сумкасын эскәмиягә куеп, балаларын караган арада, сумкасын урлап киткәннәр. Балигъ булмаган бала сүзләренә караганда, мәйданда самокатта йөрүче дуслары белән очрашкан. Сумканы күреп алып, дусларын чакырган. Яшүсмер сумкадан 5000 сум акча алуын әйтә, ә дуслары күпме алуын белми.

Егеткә җәмәгать тәрбиячесе билгеләнде һәм балигъ  булмаганнар подразделениесенә исәпкә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев