Баулылы балаларыннан мәхрүм ителгәч, яңаларын тапкан
Спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы хатын-кызны, хулиган малайларның ата-аналарын учётка куйдылар.
Алкогольле эчемлекләрне чиктән тыш кулланучы күпбалалы ананы нәрсә эшләтергә? Малай хулиган булып үсмәсен өчен нишләргә? Ике хатын-кыз низагын ничек җайга салырга? Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында әлеге һәм башка мәсьәләләр каралды.
Комиссия утырышына иң элек хатын-кыз чакырылды. Әңгәмә барышында ачыкланганча, ул кече яшьтәге өч баласын өйдә берүзләрен генә калдырган. Өстәвенә ул алкогольле эчемлекләрне чиктән тыш куллана, һәм берничә ел элек ике баласына ана хокукыннан мәхрүм ителгән булган, алимент түләми. Ул балаларына хокукын торгызмаган, тагын өч бала тудырган. Хәзер аны кабат ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әлегә үзен учётка куйдылар.
– Әгәр төзәлмәсәгез, хокукларыгызны чикләргә мәҗбүр булачакбыз, бу балаларыгыздан да мәхрүм каласыгыз киләме? – дип мөрәҗәгать итте күпбалалы анага балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Илмира Хөснуллина.
Комиссиядә каралган икенче бер эш берьюлы алты гаиләгә кагылышлы иде. “Төп гаеплеләр” – Кырымсарай мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы алты малай.
Малайлар ташландык хәлдәге, эшләмәүче кибет бинасына уйнарга кергәннәр. Нәтиҗәдә кайбер милек яраксыз хәлгә килгән. Кибет хуҗасы полициягә мөрәҗәгать иткән. Малайларны әлегә ярты елга учётка куйдылар, аларга җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнде.
Комиссия каршына баскан тагын бер ханым алкоголь исереклеге хәлендә икенче бер хатын-кыз белән мөнәсәбәтләр ачыкларга теләгән. Аның сүзләренә караганда, бер хатын-кыз инде ун елдан артык аңа тынгылык бирми: социаль челтәрләрдә үзен һәм балаларын мыскыллый, начар сүзләр яза, хәтта гаиләсен дә җимергән, башта – беренче ире белән, аннары икенчесе белән. Башта хатын-кыз аны күрмәмешкә салышкан, аннары, төн уртасында өенә барып, мөнәсәбәтләрен ачыкларга булган. Нәтиҗәдә кайбер хулиганлык гамәлләре кылынган, икенче хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.
– Сез бу гамәлләрегез белән үзегезгә зыян салуыгызны аңлыйсызмы? – дип мөрәҗәгать иттеләр аңа комиссия вәкилләре. – Башта аның сүзләренә колак салмыйча, дөрес эшләгәнсез. Зыян салырга омтылуы, сезне чыгырдан чыгарырга тырышуы, шул рәвешле максатына ирешергә теләве күренеп торган бит.
Хатын-кызга, шәхесне мыскыллаган өчен, судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр, өстәвенә дәлилләре дә бар. Ягъни башта ук, ул хатын-кызның өенә мөнәсәбәтләр ачыкларга барганчы, шулай эшләргә кирәк булган. Хатын-кызның судта оту мөмкинлеге зур. Сүз уңаеннан, шәхесне мыскыллаган өчен, административ җаваплылык каралган, аерым очракларда хәтта җинаять җаваплылыгы да кулланылырга мөмкин.
Комиссия әгъзалары игътибарын җәлеп иткән тагын бер очрак быелның башында, яңа ел каникуллары вакытында булган. 2013 елгы кыз бала әти-әнисе белән кунакка барган. Бервакыт кызга күңелсез була башлаган һәм ул, киенеп, өлкәннәргә әйтмичә, чыгып киткән. Әнисе, кызының юклыгын белеп алгач, урамга эзләргә йөгереп чыккан, тик таба алмаган. Паникага бирелеп, полициягә хәбәр иткән. Ә алар килгән арада, кызның бабасында булуы ачыкланган. Әңгәмә барышында ачыкланганча, бу хатын-кыз – күпбалалы ана, тагын ике баласы бар. Балаларының, өлкәннәргә әйтмичә, рөхсәтсез чыгып китү очраклары моңа кадәр булмаган.
– Мин кызым белән һәрвакыт элемтәдә торам, хәтта ул мәктәптән кайтканда да, – ди хатын-кыз. – 15 минут эчендә (мәктәп белән өй арасындагы юл шулкадәр вакытны ала) өйгә кайтып җитмәсә, шалтырата башлыйм. Ә бу юлы ул, миңа әйтмичә, кунакка киткән. Чөнки бабасы без булган йорт подъезды янында көтеп торган. Ягъни кунакка бергә киткәннәр. Мөгаен, шуңа күрә миңа әйтеп тормагандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев