Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр

Алкоголь белән чиктән тыш мавыгучы хатын-кызның балаларын приютка урнаштырганнар.

Суд, опека һәм попечительлек бүлегенең дәгъва гаризасы нигезендә, Баулы районында яшәүче хатын-кызның ата-ана хокукларын чикләгән. Бу хакта редакциягә шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итте.

 Россия Федерациясе Гаилә кодексының 63нче һәм 65нче маддәләре нигезендә, ата-аналар балаларын тәрбияләү һәм үстерү буенча җаваплылыкка ия. Алар балаларының сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлаки үсешләрен кайгыртырга бурычлы.

Ата-аналарның, ата-ана хокукларын башкарган вакытта, балаларының физик һәм психологик сәламәтлегенә, әхлакый үсешенә зыян китерергә хаклары юк. Балаларны тәрбияләгәндә, кимсетү, рәнҗетү, аларга тупас мөнәсәбәт булырга тиеш түгел. Балаларын тәрбияләгәндә аларның хокукларына һәм мәнфәгатьләренә зыян китерүче ата-аналар закон нигезендә җаваплылыкка тартыла.

Баулы районы опека һәм попечительлек бүлеге, Россия Гаилә кодексының алда телгә алынган нормаларына сылтама белән, хатын-кызның балигъ булмаган ике баласына карата ата-ана хокукларын чикләү турындагы дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать иткән. Опека һәм попечительлек бүлеге бу хатын-кызның, алкоголь белән чиктән тыш мавыгуы нәтиҗәсендә, үзенең ата-ана бурычларын тиешенчә башкармавын, балаларына тупас мөнәсәбәттә булуын күрсәткән.

Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, ана кеше балигъ булмаган кызларына карата вакыт-вакыт физик һәм психик зыян китергән, аларга суккан. Балигъ булмаган балалар, аналары алкоголь исереклеге хәлендә булганда, аналары рәхимсез мөнәсәбәт күрсәткәнгә, аларны кыйнаганга, куркыныч социаль хәлдә калганнар.

Хатын-кыз, балаларына тупас мөнәсәбәт күрсәтү факты буенча, Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35нче маддәсе буенча, элек тә административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук Россия Җинаятьләр кодексының 117нче һәм 156нчы маддәләре буенча җинаять җаваплылыгына да җәлеп ителгән булган. Хокук саклау органнары хатын-кызның законга яраксыз тәртибе турында мәгълүмат алуга, балалар приютка урнаштырылган.

Суд утырышында тикшерелгән дәлилләр нигезендә, суд гаризадагы таләпләрнең нигезле булуы турындагы нәтиҗәгә килгән һәм хатын-кызның ата-ана хокукларын чикләгән. Моннан тыш, суд балаларга алимент түләтүне дә билгеләгән, ул аны ай саен балаларның банктагы счётына күчерергә тиеш.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев