Айнык булмаган килеш машина йөрткән
Баулы шәһәр прокуратурасы Октябрьский шәһәре кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
30 яшьлек хатын-кыз РФ Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен яисә исереклек халәтен билгеләргә медицина тикшерүе узу турында вәкаләтле вазыйфаи затның законлы таләбен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган затның айнык булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе).
Судта ачыкланганча, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26нчы маддәсе 1нче өлеше буенча административ җәзага тартылган хөкем ителүче, аңлы рәвештә, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозып, алкоголь исереклеге хәлендә транспорт чарасы белән идарә иткән, “Урал” М-5 автоюлының 1279нчы чакрымында ТР эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл-патруль хезмәтенең аерым махсуслашкан батальоны хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган, исереклек халәтен билгеләргә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләпне үтәүдән баш тарткан.
Хатын-кызга 320 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, 2 елга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Карар законлы көченә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев