ЮХИДИ карары үз көчендә калды
ЮХИДИ штрафларыннан качарга омтылып, автомобиль хуҗалары нинди генә алдауга бармый. Баулы шәһәр суды шул хакта мәгълүмат бирде.
Баулы шәһәре суды консультанты Светлана Закирова “Баулы-информ” га хәбәр иткәнчә, автомат режимда махсус техник чара белән теркәлгән һәм тизлек режимын бозган өчен җаваплылыкка тартылган административ хокук бозу турындагы эш буенча Свердловск өлкәсе кешесе судка шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Мөрәҗәгать итүче ир-ат үз шикаятен административ җаваплылык субъекты була алмавы белән дәлилләгән, чөнки автомобильнең хуҗасы булып аның балигъ булмаган кызы тора икән. Шул ук вакытта тизлекне арттыру һәм административ хокук бозу факты буенча дәгъва белдерелмәгән.
Суд, административ хокук бозу турындагы эш материалларын өйрәнеп, түбәндәгеләр ачыкланган: гариза бирүченең ике яшьлек баласына автомобиль бүләк ителгән һәм аның законлы вәкиле буларак, нәкъ менә шушы ир-ат автомобильне исәпкә кую өчен теркәүче органга мөрәҗәгать иткән, ә аннары күрсәтелгән транспорт чарасы хуҗасының гражданлык җаваплылыгын иминләштерүче сыйфатында чыгыш ясаган. Әлеге мәгълүматлар гариза бирүченең кызы яше буенча автомобиль белән идарә итә алмавын ачык күрсәтә.
Вазифаи затның карарын үз көчендә калдырып, суд түбәндәгене аңлаткан: автомобильнең кече яшьтәге хуҗасы өчен административ җаваплылыкка тарту вакыты җитмәгәнлектән, әлеге затның законлы вәкиленә билгеләнгән штраф дөрес билгеләнгән.
Фото:http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев