Телевизор җитештерүче җавап тоткан
Сатып алучыларның кулланучылар хокукларын яклау турында сатучыларга юллый торган гражданлык дәгъвалары – судлар өчен гадәти күренеш. Товар җитештерүчеләргә карата мондый эшләр сирәгрәк кузгатыла. Баулы суды консультанты Светлана Закирова шундый эшләрнең берсе турында хәбәр итте.
Баулы шәһәр суды Баулыда яшәүче бер хатын-кызның LG маркалы телевизор җитештерүчегә карата язган дәгъва гаризасын тикшергән.
Узган елның февралендә әлеге хатын-кыз “Эльдорадо” кибетеннән 47 мең сумнан артык торган LG телевизоры сатып алган, җитештерүче – “ЛГ Электроникс РУС” җәмгыяте.
Бер айдан соң, телевизорның төп платасы, төзексезлек аркасында, алыштырылган. Ләкин ай ярым вакыт үтүгә, шундый ук җитешсезлек ачыкланган, хатын-кыз җитештерүчегә дәгъва белән мөрәҗәгать иткән, гаризасында телевизор өчен түләгән акчасын кире кайтарып бирүләрен таләп иткән.
“ЛГ Электроникс РУС” җәмгыяте, төзексез техникага күчмә диагностика үткәрүне оештыру өчен, хатын-кызга сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткән. Сервис үзәге төзексезлек булуын ачыклаган һәм раслаган. Ләкин кулланучының таләбе канәгатьләндерелмәгән.
Суд, әлеге эшнең нечкәлекләрен тикшереп, дәгъва язган хатын-кызга җитештерүчедән әхлаки зыян һәм кулланучының таләпләрен канәгатьләндермәгән өчен штраф түләтү турында карар чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев