Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) кулланган өчен җаваплылык

Баулы шәһәр прокуратурасы гражданнарны Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз очу аппаратларын куллану кагыйдәләрен бозу турында кисәтә.

Һава киңлеген куллану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык Административ хокук бозулар кодексының 11.4 маддәсендә язылган.
Мәсәлән, хокук бозу өчен штраф физик затлар өчен 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 100 меңнән 150 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 250 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Объектларны күккә очырырга хокукы булмаганнар өчен штрафлар 30 меңнән 50 меңгә кадәр – гражданнарга, 50 меңнән 100 меңгә кадәр – вазифаи затларга һәм 300 меңнән 500 меңгә кадәр – юридик затларга тәшкил итә.
Шулай ук РФ ҖК 271.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный. Әгәр очу аппаратын куллану саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян яки үлемгә китерсә, биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Әгәр җинаять нәтиҗәсендә корбаннар ике һәм аннан да күбрәк булса, төрмә срогы җиде елга кадәр каралган.
Шәһәр прокуроры
юстициянең өлкән киңәшчесе                                                                        
 И.Ф.Нәҗмиев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев