Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Сатучы һәм сатып алучы арасындагы бәхәсне суд хәл иткән

Баулы шәһәр суды җир участогын сатып алу-сату килешүен гамәлдән чыгарган.

Шәһәр суды консультанты Наталья Быкова “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, җир участогын сатканда, аны куллануда чикләүләр булу турында сатып алучыны кисәтмәүче намуссыз сатучылар булгалап тора. Чикләүләр килеп чыгуның кайбер сәбәпләре – участокта яки аңа якын урында төрле инженерлык челтәрләре (газ, су, кайнар су, җылылык белән тәэмин итү, канализация), электр тапшыру линияләре булу. Бөтен инженерлык челтәрләренең дә махсус сак зоналары була, аларны, территориясен кулланганганда үзгә шартлар булган зоналар, дип тә йөртәләр. Сатып алучыга, участокны үзе планлаштырганча кулланып булу-булмауны белер өчен, чикләүләр хакында килешү төзегәнче ачыклау мөһим.

Октябрьскида яшәүче кеше (дәгъвачы) һәм Уба авылы кешесе (җавапка тартылучы) арасында җир участогын һәм торак йортны сатып алу-сату килешүе төзелгән. Ләкин теркәү баршында дәгъвачы сатып алган җир участокларының, өлешчә, газүткәргечнең сак зонасына кергән булуы ачыкланган, бу исә күчемсез милек объектларын куллануда чикләүгә нигез булып тора. Килешү төзегәндә, чикләүләр булу турында хәбәр ителмәгән, килешүдә бу участокның җир участокларын куллануда чикләүләре булу турында да күрсәтелмәгән. Ә сатучы күчемсез милекнең килешү төзегәнче беркемгә дә бирелмәвен, аның буенча бәхәс булмавын, өченче затлар белән бәйле булмавын гарантияли. Дәгъвачы җавапка тартылучыга күчемсез милекне сатып алу-сату килешүен өзү һәм акчаны кире кайтару турында язмача тәкъдим иткән. Ләкин җавапка тартылучы бәхәсне җайга салудан баш тарткан.

Шуның белән бәйле рәвештә, дәгъвачы күчемсез милекне сатып алу-сату килешүен өзү һәм зыянны түләтү турында дәгъва белән Баулы шәһәр судына мөрәҗәгать иткән.

Суд, җир участогының характеристикасы һәм кимчелекләре сатып алу-сату килешүендә күрсәтелмәвен, аларның килешү төзегәнче үк булуын һәм дәгъвачыга бу хактагы мәгълүмат килешү төзегәндә әйтелмәвен исәпкә алып, дәгъваны тулы күләмдә канәгатьләндергән, сатып алу-сату килешүен гамәлдән чыгарган һәм килешү буенча түләнгән акчаны түләттергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев