Наркотиклар пропагандалаган өчен – җинаять җаваплылыгы
2021 елның 7 мартыннан Россия Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә, интернетта наркотиклар пропагандалаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Хәзер наркотиклар куллануга интернет аша җәлеп иткән өчен ун елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза белән җинаять җаваплылыгы кертелә. Җинаять нәтиҗәсендә ике яки күбрәк кеше вафат булса, 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Өстәмә рәвештә, җинаятьчегә 20 ел билгеле бер вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү тыелырга һәм ике елга иреген чикләнергә мөмкин.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев