Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Наркотик саткан баулылы биш елга хөкем ителгән

Ул җинаятьчел төркем составында аеруча зур күләмдә наркотик белән сәүдә иткән өчен хөкем ителгән. Кара эшне интернет аша яшерен алып барсалар да, җинаятьчеләр җәзадан котылып кала алмаганнар. Наркотиклар белән сәүдә итүчеләрне ФСБ фаш иткән.

Җинаятьчел төркем Мордовия территориясендә аеруча зур күләмдә синтетик наркотиклар белән сәүдә иткән. Аларның өчесе - Мордовия кешеләре, берсе - Баулыдан. Алар интернет аша наркотик сату белән шөгыльләнгәннәр. Җинаять схемасы катлаулы булган. Ике оештыручы наркотик алган, аны Саранскидагы фатирда фасовкалаганнар. Наркотик куелган урынны операторга хәбәр иткәннәр. Анысы курьерны күрсәтелгән урынга җибәргән һәм кулланучыларга соңгы мәгълүматны җиткереп торган. Җинаятьчел төркем әгъзалары катгый консперация саклаган. Оештыручылардан тыш, бер-берсе белән якыннан таныш булмаганнар. Интернет аша аралашканда псевдонимнар кулланганнар. Төркем әгъзалары наркотикларны сату мәсьәләсе турында гына аралашканнар, шәхси тормышлары, бер-берсенең персональ мәгълүматлары, яшәү урыннары турында сөйләшмәгәннәр. Көн саен СИМ-карталарын алыштырып торганнар, заманча компьютер технологияләре кулланганнар.

Шәһәрнең кайсы да булса районында наркотиклар сатылып бетелүгә, оператор курьерга өстәмә дозалар кирәклеген әйткән.

Зур күләмдә наркотик чаралар партиясе сатылу турындагы оператив мәгълүмат алуга, дәүләт куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре җинаятьчел төркем әгъзаларын тоткарларга булганнар.

Узган елның 18 июнендә Сударев һәм Рәхимов дигән ике кешене наркотиклар ясала торган лаборатория урнашкан йорт подъездыннан чыкканда тоткарлаганнар. Аларның берсендә 500 граммга якын күләмдә наркотик салынган төргәк табылган. Аннары җинаятьчел төркем әгъзалары яшәгән йортларда дүрт килограммга якын наркотик алынган, аның күп өлеше концентрацияле булган.

Җинаятьчел төркемне оештыручыларны тоткарлагач һәм наркотиклар, хокукка каршы максатта кулланылган оргтехника алынгач, башка фигурантларга карата да оператив-эзләү чаралары үткәрелгән, нәтиҗәдә курьер Котюков яшерен урыннан наркотиклар партиясе алган чагында тоткарланган. Оператор Нуриевны Баулыда Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Мордовия буенча идарәсе хезмәткәрләре Татарстан коллегалары белән бергә тоткарлаган. Узган елның июнендә Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе бүлекчәсе тоткарланган дүрт кешегә карата җинаять эше кузгаткан.

Эш материалларына караганда, көн саен 20-40 доза наркотик сату 40-80 мең сум табыш китергән. "Мордовмедиа"га РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Мордовия буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьчел төркем ай ярым эшчәнлеге нәтиҗәсендә миллион ярым сумга якын табыш алган.

Чыганак: Izvmor.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев