Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Наркоманга җәза билгеләнгән

Баулы шәһәр прокуратурасы Уфа шәһәренең 50 яшьлек кешесенә җинаять кылуда (законсыз төстә, сизелерлек күләмдә наркотик чаралар әзерләү һәм саклау) гаепләү турындагы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Баулы шәһәр прокуроры ярдәмчесе Лира Сидорова “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, гаепләнүче, үзенә куллану максатыннан, сату максатыннан башка, законсыз төстә наркотик чара әзерләгән, бер өлешен кулланган, калган өлешен, эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре алганчы, Баулыдагы бер фатирда саклаган.

Гаепләнүче башлангыч тикшерү барышында һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган.

Баулы шәһәр суды карары буенча, гаепләнүче җинаять кылуда гаепле дип табылган. Аңа, ике елга сынау срогы белән, шартлы рәвештә 1 елга иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.

Баулы шәһәр прокуратурасы беренче инстанция судының хөкем карары белән ризалашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев