Машина йөртүче һәлак булган
3 июльдә Баулы районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Авария Казан-Оренбург трассасының 375нче чакрымында булган. Дәүләт автоинспекциясенең Баулы бүлекчәсе начальнигы Илдар Мансуров сүзләренә караганда, Азнакайдан “Шевроле Нива” автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүмат буенча, капма-каршы юнәлештәге транспорт агымнарын аерып торучы тоташ 1.1 юл билгеләре линиясен кисеп чыккан һәм каршы юнәлештә хәрәкәт итүче МАЗ йөк автомобиле белән бәрелешкән.
– Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 66 яшьлек йөртүче ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче вафат булган. Барлык хезмәтләр дә авария булган җиргә вакытында барып җитте, – дип билгеләп үтте Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Данияр Бакиров.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 3 июленә кадәр Баулы районында сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләр нәтиҗәсендә сигез кеше зыян күргән, шулай ук быел беренче үлем очрагы теркәлгән. Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра.
Фото: Дәүләт автоинспекциясенең Баулы бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев