Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулылы мошенниклар тозагына эләккән

Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Баулы районының Покров-Урыстамак авылында яшәүче 24 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган.

Хатын-кыз социаль челтәрдәге бер сайтка җиһаз сатуы турында белдерү биргән. 11 декабрьдә аңа сатып алучы шалтыраткан һәм товарга түләр өчен банк картасының номерын сораган. Зыян күрүче картасының саннарын әйткән. Нәтиҗәдә счетындагы 120 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан.

Полиция хезмәткәрләре “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Җинаятьченең абонент номеры Свердловск өлкәсендә теркәлүе ачыкланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев