Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулылы исерек килеш машина йөрткән

Бу хакта “Хезмәткә дан” газетасы редакциясенә Баулы районы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясеннән хәбәр иттеләр.

Руль артында айнык булмаган хәлдә тоткарланган Р. Ильичевага карата административ эш буенча суд карары чыгарылган. Хатын-кыз 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45000 сум административ штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган.

Дәүләт автоинспекциясе шуны искәртә: исерек килеш автомобиль белән идарә итү – үлемгә китерергә мөмкин булган хокук бозу. Алкоголь игътибарны киметә һәм юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын берничә тапкырга арттыра. Үзегезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев