Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр
Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.
И.Ибраһимов, И.Мөхәммәдишин, М.Шәйбәков һәм Р.Шәйхетдинов, автомобильне айнык булмаган килеш йөрткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45әр мең сум күләмендә административ штраф та салынган.
Р.Хәйруллин һәм А.Садыков, ун тәүлеккә кулга алу рәвешендәге административ җаваплылыкка җәлеп ителгән.
Исерек килеш автомобиль белән идарә итү – үлемгә китерергә мөмкин булган хокук бозу. Ул машина йөртүченең генә түгел, ә җәяүлеләр, пассажирлар һәм башка йөртүчеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя. Дәүләт автоинспекциясе шуны кисәтә: беркайчан да исерек хәлдә руль артына утырырга ярамый. Мондый “сәфәр”нең бәясе төзәтеп булмаслык югары булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев