Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр

Бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

Р.Валитов, В.Санников, Д.Имаметдинов, Р.Ешмурзинов, Р.Иполитов һәм И.Тангатаров, автомобильне айнык булмаган килеш йөрткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

Мондый чаралар юлларда иминлекне арттыруга һәм исерек хәлдә машина йөртү белән бәйле фаҗигаләрне булдырмауга юнәлдерелгән.

Баулы дәүләт автоинспекциясе шуны искәртә: исерек килеш автомобиль белән идарә итү машина йөртүченең генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләр, пассажирлар һәм башка автомобильчеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя. Хәтта аз гына алкоголь дә реакцияне киметә һәм мондый “сәфәр”нең бәясе төзәтеп булмаслык югары булырга мөмкин.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев