Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр

Бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

Ф.Галимов, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 19 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган.

А.Телягулов, Д.Крейдер, Р.Шафиков автомобильне айнык булмаган килеш йөрткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

А.Мирсаянов, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 1 ел да 10 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аңа 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

Л.Аликаева, айнык булмаган хәлдә, транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш автомобильне йөрткән өчен, 45 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка җәлеп ителгән.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев