Баулылар исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итәләр
Бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.
Э.Талипов, Д.Әхмәтшин, А.Морозов, Е.Добрин, Р.Сәлимшин һәм И.Бикташев административ җаваплылыкка тартылган. Алар айнык булмаган килеш автомобиль йөрткән өчен тоткарланган. Суд аларның һәрберсенә 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән. Шулай ук аларга 45әр мең сум күләмендә административ штраф та салынган.
Айнык булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итү – үлемгә китерергә мөмкин булган хокук бозу. Ул машина йөртүченең генә түгел, ә җәяүлеләр, пассажирлар һәм башка автомобильчеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев