Баулыда өч машина йөртүче тоткарланды
Бу хакта редакциягә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясендә хәбәр иттеләр.
ЮХИДИ хезмәткәрләре Баулыда исерек хәлдә автомобильләр белән идарә иткән өч кешене – Турсуков С., Низамеев А. һәм Шакирҗанова А. тоткарлаган. Хокук бозучылар ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм 45 000 сум штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка тартылганнар.
Исерек килеш транспорт белән идарә итү машина йөртүченең үзенә дә, юл хәрәкәтендә катнашучыларга да җитди куркыныч хәл тудыра. Спиртлы эчемлекләр тәэсирендә игътибар концентрациясе кими, йөртүченең реакциясе акрыная, бу исә авария һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын сизелерлек арттыра. Полиция хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә исерек килеш руль артына утырырга ярамый дип искәртә һәм юлларда фаҗигаләрне булдырмау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев