Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулы шәһәр суды утырышлары нәтиҗәләре

Җәза билгеләгәндә суд йомшартучы шартларны исәпкә алды: гаебен тану, үкенү, дәүләткә китерелгән 60 000 сум зыянны тулысынча кайтару, сәламәтлек торышы һәм карамагында кечкенә баласы булу.

Суд залыннан хәбәрләр

Элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән һәм хәзерге вакытта да иректән мәхрүм итү җәзасын үтүче кеше 2024 елның апрелендә яңадан караклык юлына баскан: Баулы районы авылларының берсендә хуҗаларның өйдә булмавыннан файдаланып, торак йортка законсыз кергән. Комодтан 522 000 сумлык алтын бизәнү әйберләрен урлап, зур күләмдә матди зыян китергән. Шуннан соң карак үз машинасына утырып качкан һәм алтыннарны сатып җибәргән.

Гаепләнүче суд утырышында үз гаебен тулысынча таныган. Җәза билгеләгәндә суд, җәзаны җиңеләйтүче шартлар буларак, аның үз гаебен тануын, үкенүен, үз теләге белән килеп гаебен белдерүен, зыян күрүчедән гафу үтенүен, шулай ук үзенең һәм якын туганнарының сәламәтлек торышын исәпкә алган.

Әмма ир-атның гамәлләрендә аеруча куркыныч рецидив булуы һәм берничә җинаятьнең бергә туры килүе аның гаебен авырайткан. Барлык шартларны исәпкә алып, суд каракка аеруча катгый режимлы төзәтү колониясендә 7 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.

 

Әтисенә кул күтәргән кешегә җәза билгеләнгән

Баулы суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Баулы шәһәрендә яшәүче бер ир-атның әтисен кыйнау очрагы буенча административ хокук бозу эшен караган.

Җаваплылыкка тартылучы ир-ат суд утырышында үз гаебен тулысынча таныган. Әтисенә ни өчен кул күтәрүен сорагач, ул моны “тәрбияләү максатыннан” эшләвен әйткән. Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, әлеге ир-ат әти-әнисе белән бергә яши, аларның пенсиясенә көн күрә, үзе исә очраклы яллы эшләрдә генә эшләп ала.

Судта зыян күрүче карт үз улына карата язган гаризасын һәм беркетмәдә язылган фактларны раслаган. Ачыкланганча, улы телефон һәм акча бирмәгән өчен башына йодрык белән суккан.

Әти кеше – 2 нче төркем инвалид. Улы суккач, ул идәнгә егылган һәм авыруы аркасында үзлегеннән тора алмыйча шактый яткан.

Ир-атка мәҗбүри эшләр башкару җәзасы билгеләнгән.

 

Закончыз ауга – җаваплылык

Мировой судья кыргый җәнлекләргә законсыз аучылык итү факты буенча җинаять эшен караган.

Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, күрше шәһәрдә яшәүче ир-ат, ауга бернинди рөхсәте булмыйча торып, 2026 елның башында Баулы районы урманнарында үз милке булган ау мылтыгыннан ике кабанны (ата һәм ана кабаннарны) атып үтергән. Шул рәвешле ул дәүләткә (Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына) 60 000 сум күләмендә зур зыян салган.

Гаепләнүче суд утырышында үз гаебен таныган һәм моны үз тормышында беренче тапкыр кыргый кабаннарны күргәч уянган аучылык дәрте белән аңлаткан.

Суд җәзаны җиңеләйтүче түбәндәге шартларны исәпкә алган: гаебен тану, үкенү, дәүләткә китерелгән 60 000 сум зыянны тулысынча кайтару, сәламәтлек торышы һәм карамагында кечкенә баласы булу.

Суд әлеге гражданны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 258нче маддәсе 1 нче өлешенең “а пунктында каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапкан. Аңа 60 000 сум күләмендә штраф салынган, шулай ук җинаять коралы – “Сайга-МК” карабины –конфискацияләнгән.

Мировой судьясы карарына дәгъва белдерелмәгән һәм законлы көченә кергән.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев