Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулы белән чиктәш төбәктә көллият укытучысын бозыклыкта гаеплиләр

Педагог 15 һәм 16 яшьлек кызларны фатирына кунакка чакырган булган.

Уфадагы көллиятләрнең берсендә эшләгән 61 яшьлек укытучыга карата «Азгын гамәлләр» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Тикшерү комитетына 15 яшьлек студент кызлар гариза белән килгән. Кызлар укытучыны бәйләнә дип гаепләгән.

«Тикшерүчеләр җинаятьтә шикләнелүче һәм гариза язучылардан тыш, калган укытучылар һәм студентлардан да сораштырачак. Башка тикшерү гамәлләрен башкарачак», — дип әйткәннәр Башкортстан буенча Тикшерү комитетында.

Агентлыкның хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткәнчә, педагог 15 һәм 16 яшьлек кызларны үзенә кунакка чакырган. Уку буенча сорауларны карарга кирәк дип әйткән. Студентлар версиясе буенча, фатирда укытучы аларга бәйләнә башлаган, спиртлы эчемлекләр тәкъдим иткән. Көллият укучылары качып котыла алган.

Балигъ булмаган кызларның ата-аналары полициягә мөрәҗәгать иткән.

61 яшьлек укытучыга карата тагын шундый өч гариза кергән. Тикшерүчеләр шуларны да өйрәнә.

Азгынлыкта гаепләнүче укытучы көллияттә эшләвен дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/15-yashlek-kyzlar-kart-ukytuchyny-bozyklykta-gaepli/

http://www.bashinform.ru/news/1237596-v-ufe-vozbuzhdeno-ugolovnoe-delo-prepodavatel-kolledzha-razvrashchal-studentok/

Фото https://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев