Балаларны гаиләдән алу яхшырак булачак
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясе әгъзалары районның бер авыл җирлегендә яшәүче гаиләдән балаларны алырга кирәк дигән карарга килделәр. Гаиләдә дүрт кечкенә бала, әти-әниләре эчү белән мавыгу сәбәпле, аларның сәламәтлегенә ҺӘМ гомеренә куркыныч яный.
Дүрт кечкенә баласы булган хатын балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенә яхшы таныш, гаилә озак еллар комиссиядә исәптә тора.
Моңа кадәр балалар, гаиләдән алынып, вакытлыча приютта да яшәгәннәр. Тик начар гадәтләрне үз иткән ана кеше эчкечелектән арына алмый. Бу юлы аны полиция хезмәткәрләре алып килде.
Гаиләдәге балалар кечкенәләр, алар 2009, 2010, 2013 һәм 2018 нче елларда туганнар. Балаларның берсенә медицина ярдәме кирәк, вакытында операция ясалса, ул сау-сәламәт булачак. Тик эчәргә яратучы ананы баланың сәламәтлеге бик борчымый.
Утырышка алдыннан гына әлеге гаилә яшәгән йортта булган полиция вәкиле өйдә балалар яшәр өчен шартларның начар булуын әйтте. Социаль хезмәткәрләр тарафыннан моңа кадәр оештырылган рейд вакытында да өй эче тузган була. Ул гына да түгел, йорт хуҗалары исерек, алардан тыш өйдә тагын салмыш хәлдә бер ир-ат һәм хатын-кыз да була.
Еш кына кәеф-сафа корырга өйләрендә шешәдәш дуслары җыелуын белгәч, комиссия рәисе Илмира Хөснуллина әлеге гаиләдәге күптән түгел генә булган фаҗигане дә исләренә төшерде. Берничә ел элек кенә балалар күз алдында хатынның беренче ирен пычак белән кадап үтергәннәр иде. Әле аннан соң яңадан да шуңа охшаш вакыйга булган, бәхеткә каршы үлүчеләр булмаган.
Шулай ук утырышка бу көнне төнге сәгатьләрдә урамда спиртлы эчемлекләр кулланган яшүсмернең һәм исерек хәлдә гаиләсендә гауга чыгарган ир-атның эше дә каралды.
Индира СӘЙФУЛЛИНА
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев