Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Шәһәр башкарма комитетына каршы

Баулы шәһәрендә яшәүче Х., үз хокукларын яклау өчен, Баулы шәһәр судына мөрәҗәгать итте.

Чиркәүгә юл төзелеше барышында, гражданин Х.ның бакча участогына һәм гаражына илтүче юл ябылган. Дәгъва белдерүченең күп тапкырлар шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итүенә карамастан, юл төзелеше вакытында гаражга һәм участокка килү урыны калдыру өчен бернинди чара да күрелмәгән. Җавапчы - Баулы шәһәре башкарма комитеты дәгъваны кабул итмәгән. Аның вәкиле судта җир участогының гараж төзелеше өчен билгеләнмәгән булуы турында белдергән, ләкин документлата дәлилләр китермәгән.
Суд хәлнең торышын урынга чыгып тикшергән һәм шәһәрне төзекләндерү буенча эш алып бару нәтиҗәсендә күчемсез милек хуҗасының хокуклары бозылуын билгеләгән.
Суд Х.ның шәһәр башкарма комитетына гаражга һәм җир участогына килү юлын ачуны йөкләү турындагы үтенечен канәгатьләндергән, ләкин, әхлакый зыянның исбатланмавы сәбәпле, дәгъвачының мораль зыянны түләтү турында таләбен канәгатьләндермәгән. Суд карарына шикаять белдерелмәгән һәм ул инде законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев