Хәтер – мәңгелек
“Үткәнне онытмыйбыз, Ватанны яратабыз” район иншалар бәйгесендә беренче урын алган Айсылу Нигмаеваның иҗади эшен тәкъдим итәбез
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватан сакчысы елына багышланган бәйгене район ветераннар (пенсионерлар) советы мәгариф бүлеге белән берлектә уздырды.
Әбием – сугыш чоры баласы
Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасараларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен җир шары хәтердән мәңге җуймас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кереп калган Бөек Ватан сугышында җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелә, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыга, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнә. Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт халыкларының бердәмлеге күренә. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка туплана. Фронт һәм тыл бердәм була.
Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләрргә кирәк. Әмма тылдагылар сынатмый, сыгылмый.
Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир-атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.
Сугышның утлы мәхшәре Татар Кандызы авылы халкы җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә. Җиңүгә 80 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. “Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз улын, ирен көткән аналар, сөйгән ярларын көткән кызлар...
Авылда да кызлар, кратлар, балалар колхоз эшен җигелеп тарта ул заманнарда. Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми. Икмәкне фронтка оазытрга кирәк була. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы кукы, төче кукы, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнә. Бу авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушыла. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызлар үзләрен аямыйча хезмәт куя. Алар арасында әбиемнең әнисе Мурзина Шәкирә Инсаф кызы (1911-1980) да була.
Шәкирә әбиемнең ире – Мурзин Салих Морзан улы. Ул 1941 елда, сугыш башлангач та, үзе теләп фронтка китә. Шәкирә әби 4 бала белән берүзе кала. Тагын олы яшьтәге биатасы һәм бианасы була. Шулай итеп, ачлык елларында аңа 7 җанны ашатырга туры килә. Шушы 4 бала арасында минем әбием Шакирова Наилә Салих кызы да була. Ул 1935 елның 10 июнендә туа. Әбием миңа менә нәрсәләр сөйләде: “Әти сугышка киткәндә миңа 6 яшь булган. Әтинең йөзен чак-чак хәтерлим. Без ике малай, ике кыз калдык. Тагын әби белән бабай бар иде. 1942 елда әтинең “үлде, күмелде” дигән язуы килде. Бик кечкенә булу сәбәпле, кайда күмелгәнен хәтерләмим. Кызганыч. “похоронкасы” сакланмаган.
Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде. Өйне салам ягып җылыта идек. Саламның күпме генә җылысы чыга инде. Тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде.
1943 елда авылда “борын канау чире” чыкты. Бик күп кешеләр үлде. Шул исәптән минем Камил энем дә. Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.
Бераз үскәч, без Наил абый белән, бәләкәй арба тартып, урманга утынга йөри идек. Утын дигәне дә инде сынып төшкән ботак-сатаклар була иде. Ул елларда утынга дип зур агачларны кисәргә рөхсәт юк иде.
Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде. Бишмәтнең дә тышы киндердән була иде. Бала-чагаларның кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утыралар иде. Мин үзем дә мәктәпкә 8 яшьтә генә бардым. Карлы су вакытында күтәртмәле чабата кия идек. Ягъни, чабата астына ике агач шакмак беркетелгән була. Ләкин барыбер су аның эченә керә дә, чыгып та китә иде. Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбыз инде, күрәсең.
Киндерне дә уңган кеше генә ясый ала, чөнки үсеп утырган киндерне өстеңә кием итеп кигәнче, 20 төрле эш башкарырга кирәк! Иң беренче, җирне көрәк белән казыйсың. Киндер орлыгын чәчеп, тырмалыйсың. Үскәч, сабагын җыясың. Аны су буена илтеп, батырып куясың. Кире алган вакытта инде бик салкын була иде, өши-туңа аны судан чыгарасың. Аннары киптерәсең, талкыйсың, сүс килеп чыга. Килегә салып, аны килсап белән төясең (киле тәпән кебек, ләкин сай була; килсап төйгеч була). Шуннан соң, сүс йомшый. Аны тәрәш тарак белән тарыйсың, тәрәшле барлыкка килә.Ааннары шуны эрлисең. Эрләнгәннән соң, чүбеге кала, аннан палас ясыйлар иде. Эрләгән җепне киләпкә саласың. Шуны, көлгә су салып, агартырга куясың, тик озак тотарга ярамый. Аннан алгач, елгага алып барып, бәләкләп чайкыйсың. Җепне киптереп, сүтәсең. Шуны сәке буена күшәгә саласың. Шүре ясыйсың. Туку станогына җепләрне тезәсең, тукыйсың. Ак киндер кирәк булса, шул килеш кала. Төсле тукыма кирәк булса, буяу белән манасың. Кайчак җеп килеш үк мана идек. Шуннан соң инде, әзер тукыманы кисеп, күлмәк, ыштан һәм башка киемнәр тегәсең. Менә шуның кадәр эшне башкарып чыга алсаң, киемең була. Ул вакытта бит әле гаиләләрдә 7-8әр кеше иде, кайчагында күбрәк тә. Инәй шушы эшләрнең барысын да эшли иде, ә без аңа булыша идек.
Киндернең орлыгыннан май чыгаралар иде. Бодай оны булмагач, алабутадан ипи пешерәләр иде. Я булмаса, бәрәңге кабыгын киптереп, он тарталар иде.
Яз көне кәлҗемә ашый идек. Аның өчен, кырга барып, былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайта идек. Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була. Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да мичтә пешереп аласың. Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде”, – дип сөйләде әбием.
7 еллык мәктәпне тәмамлагач, әбием әтисенең бертуган энесе, тракторчы Мурзин Гарифулла абый янында бер сезон плугар (сабанчы) булып эшли. Шуннан соң үзе дә тракторчыга укырга карар итә. Әбием 1953-1954 елларда Бөгелмә шәһәрендә тракторчыга укый. Имтиханнарын бишлегә генә тапшырып, 1954 елның 12 апрелендә аттестат ала (ул әле дә саклана). Аннан соң 3 ел “ДТ-54” тракторында эшли. Ул Сәлимә апа белән сменалап хезмәт куя. Ул Поповка авылында яши иде, әле вафат инде.
Әбиемнәрнең бригадиры Нурислам абый Талипов була. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны иде, 2012 елда вафат була. Шәдит абый Вәгыйзов әбиемдә плугар (сабанчы) булып эшли, ул да вафат.
Кырга ягулыкны, суны ат белән ташыганнар. Әбиемнәр яз көне җир сөргәннәр, уңыш җыю вакытында комбайннар тартып йөргәннәр. Чөнки ул вакытта комбайннар хәзерге кебек үзйөрешле булмый. Халтобина фамилияле хатын-кыз комбайнчы була.
3 ел тракторчы булып эшләгәч, 1957 елда әбием Шакиров Гамир бабама кияүгә чыга. “Тормышка чыккач, бабаң бүтән тракторда эшләтмәде, хатын-кыз өчен авыр эш ул, дип әйтте.
Мәктәпне тәмамлагач, шәфкать туташына укырга барырга теләгән идем. Көчкә генә паспортлар алуга ирештек, ул елларда бөтн кешегә дә паспорт бирмиләр иде. Ләкин, сугыштан соңгы ачлык еллар булу сәбәпле, мин Бөгелмә шәһәренә тракторчыга укырга киттем. Ни өчен дисәң, ул елларда тракторда эшләүчеләргә күп итеп икмәк бирәләр иде. Әтием сугышта үлеп калды, гаиләбез ишле иде. Тамагыбыз икмәккә туйсын дип, ир-ат һөнәрен сайларга мәҗбүр булдым. Менә шундый авыр, ач еллар иде, кызым. Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белегез, сезнең тамагыгыз тук, өстегез бөтен, Аллага шөкер.
Шулай да механизаторга укыганыма һич тә үкенмим, гомер буе техниканы белеп яшәдем. Абыйларың мотоцикл төзәткәндә, аларга да киңәшләр бирә идем әле”, – дип көлә иде әбием. Чөнки аның аттестатында, тракторчы, 4нче разрядлы слесарь, язылган. Кызганыч ки, 2022 елның 27 декабрендә, 87 яшендә, әбием дөнья куйды. Безгә сагынып сөйләргә аның акыллы сүзләре, киңәшләре һәм фотолары гына калды...
Минем әбием кебек бик күп балалар шушы сугыш аркасында ятим калганнар. “Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән белән кәлҗемә ашап үскәннәр алар.
Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күз яше китереп, күпме сабыйларны ятим калдырган. Шулай булуга да карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китергән.
Без, балалар – киләчәкне төзүчеләр. Киләчәк безнең кулда. Ә киләчәк бүгеннән башлана. Сугыш чыгуга юл куймабыз, барлык бәхәсләрне тыныч юл белән чишәрбез, дөньядагы илләр арасында дуслык урнаштырырбыз.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык...
Айсылу Нигмаева,
Татар Кандызы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев