Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Күңел дәфтәре

Укучыларыбыз иҗаты

Сезгә Новозареченск бистәсеннән Роза Шәфигуллинаның шигырен тәкъдим итәбез

Хәтеремнең иң түрендә

 

Әниемнең яп-яшь чагы.

Пар чиләкле көянтәсен

Иңнәренә салган тагы.

Кайтуына балалары

Төрле яклап сырып алган.

Әткәй шушы күренешкә

Сокланудан тынып калган...

Итәк тулы бала-чага!

Дөнья яме, тормыш тәме.

Гомерләрнең чәчәк аткан

Мәнге үтмәс гамьсез мәле...

... Әткәй дә юк инде күптән,

Әнкәй дә 80гә җиткән.

Хәтердәге шушы мизгел

Һич кенә дә чыкмый истән...

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев