Пионер булмый калу оят иде
Октябрят, пионер, комсомол булу горурлык, тәртип һәм яшәү рәвеше, киләчәккә юл күрсәткән юнәлеш үрнәге иде. Мәктәп елларыннан хәтергә уелып калган истәлек белән бүлешәм.
– Сезне пионерга алмаячаклар! Начар укыйсыз! Икеле-өчле капчыклары пионер була алмый, – диде дә пионервожатый булып эшләүче Рима апа һәм кырт итеп борылды да чыгып китте. Бөтен класс тын да алырга куркып бер мәл утырганда, ишек кире ачылып китте. – Егетләр, сезнең әле пионер булырга өметегез бар. Сезгә өч атна вакыт, билгеләрегез яхшырса, пионер булырсыз.
– Гарьлек, егетләр, ничек инде 12 укучының өчесе пионер да була алмый! Оят бу безнең класс өчен, – дип, класс җитәкчесе дә шелтәләп алды. – Бүгеннән үк билгеләрегезне шәхсән үзем карап барам. “2” яки “3” билгесе аласыз икән, төзәтәбез, хәтта ул көнне мәктәптә кунып калып укырга туры килсә дә...
Укытучы апаның, кунып калып укыйбыз, дигән сүзләре бигрәк тә куркытты малайларны. Иң артта утырган Илсур мышык-мышык борынын да тарткалап алды. Дәресләрнең бетүен дә көчкә генә көтеп алган малай кунып калып укудан түгел, дәресләрдән соң бераз калырга булганда да уттан курыккан кебек курка иде. Дәресләрдә мескен генә, күренмәскә тырышып утырса да, тәнәфескә чыккач, аннан да батыр, аннан да геройрак кеше булмас иде. Илсур янында утырган Ильяска барыбер кебек. Калдырсалар калыр, кирәк икән, кунып та калыр... Өйгә кайтып, мал-туар, кечкенә елак сеңлесен карашканчы, партага кырынрак итеп ятып кына дәфтәр бите сырлап утыру күпкә җайлырак.
– Апа дөрес әйтә, калып укысыннар, безнең класста кызыл галстуксыз, значокларсыз укучылар булмаска тиеш! Бөтен кеше тырыша, ә болар классны артка өстери, – дип чәпчеп алды гел бишлегә генә укучы класс командиры Гүзәл. Ул һәрвакыттагыча, укытучыларга кушылып, үз классташларын сүгеп алу гадәтен ташлый алмый. Ярсып дәвам итте, борчылудан елар чиккә җитеп. – Әнә, карагыз алтынчы классларны линейкада басып торганнарын, барысында да кызыл галстук, значоклар... ә бездә ничек булачак? Ә ? Уйлап карадыгызмы, оят инде, өч кешедә галстук та булмаячак.
– Ха-ха, кызыл галстук... Алтынчы классларны күрдеңме соң? Алда ук кукыраеп басып торган Әнис бит галстугын чәйни-чәйни очларын өзеп үк бетергән. Ә Гүзәлнекен кара, ике очын да челтәрләп тешләп бетергән, – диде Айзат, көлемсерәп. – Шундый кадерле галстукны безнең класстагы Илсур да кимереп бетерәчәк очларын. Аңа бит ручка башлары гына җитми. Кичә минем ручканы алып торган иде, бөтенләй кимереп бетергән. Ручка озынайгач, пастасы да урынында тормый, яза башласаң керә дә китә. Пастасы кереп китмәсен дип шырпы куйган идем, карасы ташып чыккан. Яңа сумкамны, кулны буяп бетердем, күлмәккә дә эләккән инде. Өйгә кайткач, әнидән эләгә инде миңа. Тагын шул Илсур аркасында. Калсын галстуксыз, ояты үзенә.
Әлеге сөйләшүдән соң, классны “артка” өстерәүче өч малайның билгеләрен яхшырту өстендә эш башланды. Бигрәк тә класс командиры Гүзәл белән партадашы Ләйсән тырышты. Алар үзләренең өй эшләрен тиз генә эшлиләр дә, тәнәфес вакытын туры китереп, “икеле капчыкларын” укыта башлыйлар. Башта бу хәлләр кызык кебек тоелып, малайлар карышып маташкан иде дә, соңыннан үзләренә дә ошый башлады бугай. Өйгә өй эше кайтмый бит! Санаулы өч атна вакыт тиз узды. Начар укучыларның билгеләре дә күзгә күренеп яхшырды. Класста да дустанә мөнәсәбәт урнашты. Әлеге эшләрне, тырыш кызларның максатка ирешүләрен күреп, класс җитәкчесе дә күзлек астыннан гына карап елмая иде. Шулай итеп тантаналы төстә, классыбызның барлык укучысы да күкрәкләренә пионер значогы белән муеннарына кып-кызыл галстук тактылар. Бу мизгелдә Гүзәл белән Ләйсәннән дә бәхетлерәк укучылар юк иде. Имеш, күрегез, безнең классның барысы да бүген пионер булды!
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев