Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Күңел дәфтәре

Өлкәннәргә багышлап

Баулы шәһәрендә яшәүче Нурулла Гайнетдиновның Өлкәннәр көненә багышланган шигырьләрен сезгә тәкъдим итәсе килә

Өлкәннәр

Нинди матур яши алар,

Нур сибелә йөзләрендә.

Ут чаткысы уйнап тора

Аларның күзләрендә.

 

Олылыйк өлкән буынны,

Алар хөрмәткә лаек.

Ничек йөри, ничек яши –

Тормышын барлыйк, карыйк.

 

Өлкәннәргә карап үтәм,

Чәчләренә чал кергән.

Үгез җигеп, чәчү чәчкән,

Бик күп газаплар күргән.

 

Кайберсенең ире үлгән,

Кайберәүнең – хатыны.

Ялгыз яшәүләре авыр,

Бетеп бара хәтере.

 

Өлкәннәргә чәчәк бүләк итик,

Кызылын да, агын да.

Октябрьнең бере җитсә,

Яшәрәләр тагын да.

 

Ялны белми эшләгәннәр

Элгәре бит өлкәннәр.

Елына бер генә бәйрәм

Өлкәннәргә биргәннәр.

 

Өлкәннәрне караучы бар,

Ялгызларга зур терәк.

Өлкәннәргә игътибарны

Бирсәк иде күбрәк.

 

Картлык чире

Картлык дигән чир чыккан ди,

Өлкәннәр тиз бирешә.

Кара-каршы очрашкач,

Кул бирешеп күрешә.

 

Картлык чире йокмасын дип,

Кайчак кабам бер сәдәп.

Бүтән чире калкып чыга,

Табылып тора сәбәп.

 

Яшь кешегә ул чир йокмый,

Яшь кешедән ул курка.

Әби-бабайлы өй булса,

Ул чирләр баш калкыта.

 

Бу чиргә дәва табылсын,

Калыйк әле яшь булып.

Өлкәннәргә яшь өстәлсен,

Яшик йөзне тутырып.

 

Картлык чире өйгә керсә,

Өлкәннәргә кызыга.

Киләчәккә уй-планны,

Барын да пыр туздыра.

 

Яшь вакытта күп йөрибез,

Урыйбыз тирә-якны.

Картлык чире килеп керсә,

Тышаулый аякларны.

 

Олы кеше белми кала

Сиксән яше тулганын.

Картлык чире килеп керсә,

Туздыра бар тузанын.

 

Картлык чире бездән калмый,

Гел йөри безне саклап.

Олыгаю әйбәт түгел –

Булмый энә-җеп саплап.

 

Бирешмичә яшик әле,

Килмәсен картлык чире.

Йөзгә кадәр яшик әле,

Юк бит гомернең чиге.

Нурулла Гайнетдинов,

Хәнсевәр-Баулы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев