Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Кайда син, мин яраткан яр?

Алар гади генә интернетта танышты. Беренче булып социаль челтәрләрдә хатын-кызлар карап утыру гадәтен алган Айдар кызга язды. Гаилә тормышы туйдырган, арыткан иде инде аны, шуңа “уҗым” га кереп чыгу ешая башлады.

Айдар яратып өйләнмәде. Аның хатыны әллә ни чибәрләрдән түгел, җитмәсә, 40 яшендә үк олы ханымнарга ошый башлады, үзен карамады. Бер- бер артлы өч бала тапты. Дөрес, Айдар балаларын бик яратты, аларны ким итмәскә тырышты, кая теләсәләр машина белән шунда ял итәргә йөртте, теләгән әйберләрен алып биреп сөендерде. Барысы да яхшы кебек. Тик соңгы вакытларда әтиләре һәм әниләре чыгарган гаугалар гына бәхетсез итә иде балаларны. Гауга булмас иде, гаилә башлыгы һәрвакыт диярлек телефонда утырды, аракыга да еш үрелде. Шулай да башын салып эчмәде ул.

Айдар эшләп торды, гаилә акчага тилмермәде. Хатыны Сания дә өйдә генә утырмады, хәтта декрет ялыннан да тиз чыкты, тырыш иде. Бер-берсен яратышып өйләнешмәгән пар шулай гомер итте. Хатынын яратмаса да, балалары хакына яшәде ир. Тик гомере буе итәк артыннан чапты, матур хатыннар да юлында очрап торды. Сания кайсын белде, кайсын белмәде дә. Белеп ни эшли алыр иде икән?

Бер кичне гадәттәгечә Айдар социаль челтәргә кереп чумды. Күзе гүзәл генә бер хатынга төште. Чибәркәй аның үзенең көн саен күрергә өйрәнгән калынча Саниясеннән нәфислеге, затлылыгы белән бик аерыла иде. Чем янып торган яшел күзләр, сары озын чәч, йөзендә үз үзенә ышанганлыгы сизелеп тора, яшел күзләре әйтерсең лә, очкын сибеп тора. Исеме дә Алисә! Бер генә хәрефен алыштырып куйсаң, Алиһә була да куя. Ир әлеге асыл затның социаль челтәрдәге шәхси битенә керде һәм бик озакка югалды. Экраннан карап торучы кыз маникюр ясау белән шөгыльләнә, социаль челтәрдәге шәхси битен бик кызыклы итеп алып бара.

Хәер, монда ук аның шәхси тормышы да чагылган. Шунысы ачык: әлеге чибәр хатынның ире юк, баласы бар, үзе бик аралашучан, зәвыкъ белән киенергә ярата.

Икенче көнне дә, өченче көнне дә яшь чибәркәй хатын аның башыннан чыкмады. Бер кичне ул тагын аның фотоларын карарга тотынды һәм сүз башларга булды. “Сәлам, син бик чибәр” дип беренче хатны язды. Йөрәге сикерердәй булып типте.

Җавап озак көттермәде. Кыз “рәхмәт” дип язып, елмайган смайлик куйган иде.

“Хәлләр ничек? Нишлисең?” дип икенче хатны да язды ир. Кыз тагын җавап бирде: “Бала белән дәрес әзерлибез”.

Ир сүзне өзмәс өчен бала турында кызыксынырга булды, аның ничәнче сыйныфта икәнен сорап язды. Бу соравы да җавапсыз калмады. Улы алтынчы класста укый икән.

Айдар тагын язарга талпынды да, тик тыелып калды һәм “Тыныч йокы” диеп кенә җибәрде. Җавап озак көттермәде, хатыннан елмайган смайлик килде. Ир үз дөньясына чумып, матур һәм татлы хыялларына бирелеп, уртак түшәкләренә килеп ятты һәм хатынына аркасын куйган килеш йоклап китте. Мондый төннәр алар арасында соңгы вакытта ешайды.

Айдар үзенең яңа танышы белән ун көнләп социаль челтәрдә язышты һәм Алисәне очрашуга чакырырга булды. Кыз риза булырмы икән диеп дулкынланды ул. Чөнки ир кеше үзе дә чибәрләр рәтеннән түгел, тулырак гәүдәле, уртача буйлы. Шулай булса да, күңеле һәрвакыт сылу хатын-кызларга тартылды. Ни гаҗәп, аны матур хыялларга төргән хатын-кыз очрашуга каршы килмәде, риза булды.

Айдар очрашу көнен дулкынланып көтте. Әйтерсең лә, кызлар белән беркайчан да очрашмаган, көзге салкын көн булуга карамастан, аның бите янды, үзе дә бер тирләде, бер өшеде. Ә чибәркәй аңа бик-бик ошый иде.

Ул әйткәнчә, алар паркта очрашты. Күптәнге танышлар кебек тиз сөйләшеп киттеләр. Кичне саф һавада үткәрделәр, кофе эчтеләр. Алисәне өенә озатырга туры килмәде, ул үзе машина йөртә икән. Ничек килсә, шулай кайтып та китте. Ә Айдар баш-аягы белән Алиһә-Алисәгә гашыйк булды.

Ул төнне ир озак йоклый алмый хыялларга бирелеп ятты. Яңа танышы аны җиңел хисләргә төреп, сихерләгәндәй үзенә тартып торды. Башкаларга ошамаган иде ул. Аңарда төрле сыйфатлар берләшкән: ул бик нәфис, зәвыкълы, шул ук вакытта ирләр кырыслыгы да бар кебек, чытлык та, горур да...

Мөнәсәбәтләр бик тиз үсеш алды. Алар атнага бер очраштылар. Ешрак очрашуларга Алисәнең һәрвакыт тыгыз график белән эшләве комачау итте. Айдар сиземләвенчә, ул баласына да тиешле игътибарны бирергә тырыша иде. Алисә һәрвакыт мәшгуль, эштән бушаган арада иптәш кызы белән бассейнга йөрергә дә өлгерде. Эштән дә, яңа танышлардан да куркып тормый, тәвәккәл һәм үз-үзенә нык ышанган.

Айдар ир уртасы булса да, егетләрчә, башы белән яңа мәхәббәт хисләренә бирелде. Алай гынамы, беренче тапкыр түшәкне урталай бүлгәннән соң, ул әлеге сылудан башка яши алмас дәрәҗәгә җитеп гашыйк булды. Акчасын да кызганмады, атна саен  чәчәк бәйләме, яхшы кафе- рестораннар, кыйммәтле бүләкләр, бер сүз белән әйткәндә, бөтен дөньясын аңа бүләк итәргә әзер иде.

Шулай итеп, ике ай дигәндә, ир үз гаиләсеннән чыгып китте. Хатынын болай да яратмый иде. Моннан соң бергә яшәүнең мәгънәсен күрмәде. Яңа танышы аны бар булмышы белән үзенә караткан, гашыйк иткән иде. Алар бергә яши башладылар.

Озак та тормастан, Алисә Айдарның нык көнчегә әверелгәнен сизә башлады.  Яшь хатын иптәш кызлары белән озаграк югалса да, эштән соңга калса да, хәтта кибеткә чыгып озак торса да, ирне көнчелек корты кимерде. Әлбәттә инде, аның бу сыйфатын хатын да тиз аңлап алды. Эчеп алса, Айдар смс язып аның җанына тия торган иде.

Тиздән Сания дә Айдарның өйдән юкка гына чыгып китмәгәнлеген белеп алды. Башта үзе генә яшидер дип уйлаган хатыны ирен яшь бичәсе янында күрергә теләмәде. Шалтыратып тавыш куптарды. Аерым яшәсәләр дә, Айдар һәрвакыт балалары янына кереп чыгарга тырыша иде. Тик барыбер күп вакытын Алисәсенә багышланды.

Матур мәхәббәткә дә ике айдан соң беренче сынау килде - алар ныклап сүзгә килделәр. Гаеп тагын Айдарда иде. Чөнки ул сукырларча көнләште, гауга күтәрде. Алисә аны кисәтеп куйды, тагын мондый хәл кабатланса, бергә була алмаячакларын әйтте. Матур мәхәббәт тасмасында беренче төен барлыкка килде.

Айдар белән Алисә җәйгә диңгезгә ялга бардылар. Ике атна оҗмах булып тоелды. Яхшы отель, тәмле аш, экскурсияләр, бүләкләр алдылар. Барысы өчен дә, әлбәттә ир түләде. Ул үзенең чибәркәе өчен бер нинди акча да кызганмады.

Сания Алисә турында бөтен әйберне белә иде инде. Ялдан кайтып Айдар балалар янына кергәч, бу хакта ишетүен әйтте. Шул гомер бергә яшәп, үзен ташлавын, яшькә алыштыруын, үзенең эчендә булган бар үпкәсен әйтте. Иренең яшь cөяркәсен төрле ямьсез сүзләр белән атады. Юньле булса, өч балалы ирне гаиләдән яздырмас иде, аңа акчасы гына кирәклеген әйтеп аңлатып карады. Тик ир аны ишетмәде дә, мәхәббәттән башы әйләнгән иде. Айдар үзен яшь лачындай тойды, егет белән кыздай Алисә белән алар еш кына су буена ял итәргә, пикникка йөрделәр, башка шәһәрләргә ял итәргә бардылар. Ирнең акчасы су кебек акты.

Тиздән Алисәнең туган көне дә җитте - кыз роза чәчәкләрен ярата. Шуңа күрә ир аңа 101 данә роза бүләк итәргә булды, кечкенә матур капта калын гына алтын браслет та алды.

Алисәсенең туган көнен гади генә үткәрергәш ярамый. Ул тагын бер атнага гына булса да диңгезгә сәяхәт оештырырга уйлады. Ә балалары янына барганда, Саниясенә юри генә дә бер кап чәй дә алып бармады. Әйтерсең лә ул аңа чит иде. Яшь бичә аркасында балалар да икенчерәк планга калды.

Тормыш ике арада йөреп дәвам итте. Шулай да Айдардан көнләшү чире китмәде, көнчелеген җиңә алмады. Шуңа күрә Алисәсе белән дә талашулар, әйткәләшүләр ешая башлады. Азга гына аерылышып торсалар да, Айдар паникага бирелде, хәтта көнчелектән үзен-үзе белештермәс хәлдә елап алган вакытлары да булды. Яшь сылу хатынны югалтудан курыкты, аның хуҗасы буласы килде.

Айдар сирәк-мирәк булса да эчкәләвен дә ташлый алмады. Әз генә кабып алса, хатынны эзли башлый иде. Әлбәттә, Алисәсенә бу ошамый. Көнче генә түгел, гомумән, яратмый иде ул Айдарның эчкән вакытын.

Айдар балалары янына барган арада Саниясе дә елан кебек чагарга өлгерә иде. Сания үзенә алмаш тапкан иренә дә, көндәшенә дә ачулы иде, ул кимсенде. Ирен кире гаиләгә кайтырга да күп тапкырлар үгетләде, кайвакыт төрле сәбәп табып,  шалтыратып та чакырып карады. Әмма аның бу тырышлыгы нәтиҗә бирмәде. 

Көннәрнең берендә Айдар белән Алисә бик нык сүзгә килделәр. Алисә иргә ачуланып кына калмады, араларны өзәргә кирәклеген әйтеп, шалтыратмаска, борчымаска кушты. Бу сүзләр Айдарның горурлыгына тиде, ул нишләргә белмичә, котырыр дәрәҗәгә җитте. Алисәнең иптәш кызын эзләп табып, аңа да хәбәр язып карады. Тик Алисә берничек тә җавап бирмәде. Чөнки аңа еш кына салгаларга яраткан, көнче ирдән котылу уңай иде. Аның максатлары башка: эшен алып барасы, даими клиентлары белән эшлисе, кредитларын ябарлык акча табасы һәм баласын кайгыртасы бар. Беренче иреннән аерылгач иркен тормышка өйрәнде, бер кемгә дә хисап тотып яшәмәде. Эчкече ирләрне күрә алмас дәрәҗәдә иде, чөнки беренче ире белән аерылышу сәбәбе дә эчкечелеккә бәйле иде бит. Яшь хатын яңа танышының да начар гадәтләрен белеп алгач, качу, котылу ягын карады.

Ләкин Айдар тиз генә бирешергә теләмәде, яшь хатынның эшенә чәчәк бәйләмнәре “койды”. Мен тапкырлар гафу үтенде. Шулай итеп тагын яшь хатынның ышанычын яулады. Озакламый Мәскәүгә сәяхәткә барып, ял итеп тә кайттылар. Шулай итеп аралары тагын җайланган кебек булды.

Айдар да эшенә бирелде, начар гадәтләреннән бераз арынды. Җиде айны алар бәхеттә, мәхәббәттә үткәрде. Тик Айдарның Алисәне бары тик үзенеке генә итәсе килде, өйләнешү, гаилә кору турында сөйләнә башлады, күрше шәһәрдән фатир да карап кайттылар. Аны ничек ремонтларга планлаштырдылар. Айдар уйлаганча, бар да ул теләгәнчә барды. Ир мәхәббәтләренә очкын өстәр өчен төрле сюрпризлар оештырып торды. Үзенчә яшь бичәсенә тәкьдим ясау көннәрен уйлап хыялланды. Ул көн дә кабатланмас, матур урында үтәргә тиеш иде...

Тик барысын да кабат үзе җимерде. Бер көнне Алисә телефоннан озак җавап бирми торды. Ир нишләргә белми, әллә нәрсәләр уйлап бетерде. Шуннан эше янына барып карады, кыз анда юк, бассейнга барды, машина анда да юк. Шәһәр буйлап йөреде, машинасы күренмәде. Шулай көнләшүдән тилерү дәрәҗәсенә җиткән ир сөеклесенең машинасын бер кафе янында тапты. Монда кафе да, боулинг та, бильярд та, кыскасы, яхшы ял урыны. Ир керерегә дә, кермәскә дә белмәде. Керсә, тавыш булачак. Ул качып кына көтеп торырга уйлады.

 Әйтерсең лә вакыт тукталды. Айдар качып кына бик озак көтте. Алисә төнгә каршы гына кафедан чыкты, янында иптәш кызы иде. Ир утырып киткәннәрен көтте дә, бер ни дә булмагандай өенә кайтты. Ул бераз тынычланды, тик бераз салып алгач, төрле уйлар тынгы бирмәде. Бәлки алар анда үзләре генә булмагандыр? Күңелен көнче корты кимерде, аның йокысы качты, ул тагын аракыга үрелде.

 Айдар шул кичтә генә дә Алисәгә егермедән артык шалтырату, утызга якын смс-хат юллаган иде, алар барысы да җавапсыз калды. Айдар йөрде-йөрде дә, түзмәде, аны кафеда күрүен әйтте. Алисә өчен бу соңгы чик булды. Ул барысына да нокта куеп, башка җавап бирмәде.

Айдар көне буе бәргәләнде, үзенә урын тапмады, әйтерсең лә аның өчен кояш сүнде. Сөяркәсенең ташлавын Сания дә тиз белеп алды. Ул иреннән башта көлеп хәбәрләр язды, өйгә, балалар янына кайтырга да үгетләде. Тик бар булмышы белән яшь хатынга гашыйк ир үз хәләле янына кайтмады. Һаман да өметен өзмичә, Алисәнең юлына аркылы төшеп гафулар үтенеп йөрде. Гайрәте чиккән яшь бичәгә аның кирәге юк иде инде. 

Ә бер кичне ир тагын теге кафе янына барып чыкты. Туктады. Кереп бераз капкалап алырга уйлады. Вакыт кичке ун. Һәм ул шунда үз күзенә ышанмастай вакыйгага тап булды. Аның сөйгәне Алисә-Алиһәсе башка ир белән кафедан чыгып килә иде. Ул гади киенгән, ир дә аның яшендә, чибәр. Алар яхшы, зур чит ил машинасына утырып киттеләр. Ир үзе күргәненнән аптырап калды һәм кычкырып елап җибәрде. Ничек инде, бер ай элек кенә аны яратам дип муенына сарылган, матур бүләкләрне сөенеп кабул иткән сөеклесе шулай тиз генә аны онытып, башка ир белән?

Айдар кайтты да үзен белештермәс дәрәҗәгә җиткәнче эчте, тагын Алисәнең иптәш кызына яза башлады. Җавап бер булды: аны борчыма, карарын үзгәрмәячәк.

 Айдарның сөяркәсе артыннан чабып та, буш кул белән калуына бераз сөенгән Сания, аның башын ташлап эчүгә сабышуын кызганды да кебек, шул ук вакытта ул аны күрә алмый иде.

Айдар бер көнне айныды һәм үзе ишетеп белгән күрәзәче хатынга юл алды, кәрт ачтырды. Күрәзәче хатын гаепне ирдә күрде, бозым барлыгын әйтеп, хәтта аны кем ясаганлыгын да якынча сөйләде. Ә кафеда күргән ир белән аның бернинди мөнәсәбәтләрдә дә булмаганлыгын, эш буенча очрашу икәнлеген әйтте. Күрәзәче бозымнан котылдырырга да вәгьдә итте. Бер айда бозымны кайтара алачагын әйтте. Ай тиз үтте, ир өмет белән яшәде. Ә көннәрдән бер көнне Алисә аңа үзе хәбәр салды. Ул Айдарның фатирында калган әйберен алырга гына килгән икән. Бу шалтыратуны ир бозым китүенә юрап куйган иде югыйсә. Кыз килде, тик үз сүзеннән чыкмады, оныткан әйберен алды да ничек керсә, шулай чыгып та китте.

 Шуннан соң да Айдар Алисәне шул ир белән күргәләде. Тагын ныклап эчүгә сабышты. Тормышы җимерелгәннән җимерелә барды. Айнып, бераз уйлар дәрәҗәдә булганда, бер җилбәзәккә үзенең гаиләсен алыштыруын аңлап йөрәге дә сызды. Яшь сөяркәгә алданып, ярык тагарак янында калуын аңлады. Шулай да гаиләсенә кайтырга  ашыкмады. Хатынын яратмый, сөяркәсен югалтты. Алга таба яшәргә кирәк иде, тик әлегә аның бөтен хисләре тапталган, хыяллары сүнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев