Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Күңел дәфтәре

Җиңү солдатлары

Сугыш юлын үткән һәр солдат турындагы истәлек – уртак хәтеребезнең кадерле бер бите. Сезгә Баулы мәктәбе укучысының язмасын тәкъдим итәбез

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчысы елына багышланган, район ветераннар (пенсионерлар) советы мәгариф бүлеге белән берлектә уздырган  “Үткәнне онытмыйбыз, Ватанны яратабыз” иншалар бәйгесенә килгән иҗади эшләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

Бабам – минем горурлыгым

Быел бөек Җиңүгә 80 ел тулды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Безнең гаиләдә, әнием ягыннан бабамның әтисе Фатыйх Гыйльфан улы Гыйльфанов Бөек Ватан сугышында катнашкан, ә бертуган бабамның абыйсы – запастагы полковник, кадр офицеры  Фәнис Фатыйх улы Гыйльфанов Әфганстанда алты ел сугыш узган. Хәзерге вакытта да безнең танышларыбыз, туганнарыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайткан фронтовикларга мондый канкойгыч һәм рәхимсез Икенче бөтендөнья сугышыннан соң кешеләр мәңгегә коралдан баш тартачаклар кебек тоела иде. Ләкин өметләр тормышка ашмады.

Дөресен генә әйткәндә, миңа, бала кешегә, кайдадыр һаман да хәрби хәрәкәтләр баруы, тыныч халык, солдатлар һәлак булуы турында уйлау куркыныч. Мин зур өметләр баглыйм: тиздән бөтен сугышлар бетәр, дөньяда тынычлык булыр.

Гаилә тарихы, һәлак булган туганнарыбыз тормышы безнең шәхси тарихыбызның мөһим өлеше булып тора. Без аларны хәтерләгәндә генә, алар безнең белән, алар исән, дип юкка гына әйтмиләр. Әлбәттә, вакыт уза, бабам күптән мәрхүм. Ләкин ел саен, Җиңү көнендә, без аның каберенә барабыз. Мин әниемнең күзләрендә яшь күргәндә, бу кешенең аның өчен никадәр кадерле булуын аңлыйм. Ул үзенең бабасы янәшәсендә узган балачак еллары турында һәрвакыт рәхәтләнеп сөйли. Әниемнең бабасы сугыш турында сөйләргә, бигрәк тә, нечкәлекләре белән уртаклашырга яратмаган булып чыкты. Әмма еш кына маршал Жуковны гына телгә алган...

Бабайдан оныгына (минем әнигә), ә аннары миңа тапшырылган бердәнбер истәлек – бабабызның гади солдат, аннан старшина булуы. Ул олауда пушкаларга снарядлар ташыган. Сугышта атлы олау алыштыргысыз булган, чөнки танклар, автомашиналар башта күбесенчә юк ителгән. Шулай итеп, 1942 елның апрелендә Курск янындагы сугышларның берсе вакытында ул снарядлар йөкләре белән миномёт утына эләккән (әнием истәлекләреннән).

Әни миңа бу вакыйганы сөйләгәч, безнең буынның бу  коточкыч сугыш турында, бабаларыбыз зур югалтулар белән үткән сугыш турында бик аз белүе өчен миңа оят булды. Без эзләү системасыннан файдаланырга, сугыш тәмугын узган якын кешебезнең кечкенә генә булса да тарихын табарга булдык. Шуңа күрә мин үзем дә интернетта сайтларда эзләнүне башларга карар кылдым, аз-азлап үземнең бабам турында мәгълүмат җыйдым.

Мониторда туганнарым турында сканерланган, саргайган тарих битләрен, оборона министрлыгы архивларыннан фотоларны һәм Хәтер китапларыннан өземтәләрне нык тетрәнү һәм горурлык хисе белән күзәттем.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Фатыйх Гыйльфан улы Гыйльфанов турында архив материалы табылды. Шулай итеп без аның 1941 елда сугышка алынганын белдек. 1942 елның апрелендә – Курск янында, 1943 елда Витебск янында ике тапкыр яралана. Сугыш башында Чаңгы десанты бригадасы составында, аннары укчы ротасында старшина булып хезмәт итә һәм 9 майда Җиңү көнен Чехословакиядә каршы ала. Өенә ул 1946 елда Япония белән сугыш тәмамлангач кына кайта.

 Фатыйх бабайның сугышчан бүләкләре күп була: “Сугышчан казанышлар өчен”, “Батырлык өчен” медальләре, Кызыл Йолдыз ордены, беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Аларның барысы да гаилә архивында саклана. Мин бу бүләкләрнең нинди батырлыклар өчен бирелгәнен белми идем. Соңрак “Халык батырлыгы” сайтында 3нче Белоруссия фронтының 5нче армиясе 157нче Неман дивизиясе 716нчы укчы полкы 7нче укчы ротасы старшинасы Ф.Г.Гыйльфанов исеменә бирелгән бүләкләү кәгазьләре, боерыклар таптым. Хәтта хәзер дә, бу документларны укыганда, йөрәк туктап калгандай була, күзләргә яшь тула һәм түбәндәге коры юллар артында нәрсә торганын күз алдына китерәсең:

“Көнчыгыш Пруссиядә немец оборонасын өзгәндә һөҗүм итү сугышларында батырлык һәм кыюлык күрсәтте. Сугышчыларга кайнар азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары китереп торды. 1945 елның 20 гыйнварында торак пункт өчен бер сугышта (аңлаешсыз язылган) иптәш Гыйльфанов шәхсән үзе 30 немец солдатын һәм станоклы пулемётны юк итә. Шуның өчен ул Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителә”.

Тагын бер язу:

“Литва ССРның Дрейбулины авылы тирәсендә дошман оборонасын өзгәндә, аннары 1945 елның 3 апрелендә Братислава шәһәре өчен сугышларда Гыйльфанов дошман уты астында, бертуктаусыз дошманга ут төртеп торды, безнең җәяүле гаскәрнең Братислава шәһәренең көнбатыш читенә барып җитүен тәэмин итте...”

Германия белән сугыш ахырына якынлашып килгәндә, бабабызны 157нче укчы дивизия составында Япониягә каршы сугышка, Маньчжуриягә күчерәләр.

Бабабыз  Фатыйх Гыйльфан улы Гыйльфанов туган авылына 1946 елда кайта, гаилә корып җибәрә, өч ул үстерәләр. Аның алты оныгы, унбер оныкчыгы бар. Без – аларның киләчәге – җиңүчеләр, хезмәт ияләре, торгызучылар геннарын йөртүчеләр.

Мин бабам белән горурланам, чөнки Бөек Җиңүгә ул үзенең зур өлешен керткән.

Ирада Аджалова,

7нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы

Фото: Гыйльфановлар гаиләсенең шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев