Безгә язалар
Якташыбыз Кәшифә Әхмәдиеваның шигырен тәкъдим итәбез
Хәерле булсын килер ел
Яңа ел карлары ява,
Аклык сибеп күңелгә.
Бөтен дөнья гел аклыкка
Күмелгәндәй күренә.
Һәр ел саен Яңа елны
Рухланып көтәбез.
Үткән юллар, үткән еллар
Йомгакларын сүтәбез.
Көтеп алган ак бураннар
Үсмер чакны искә төшерә.
Ул кабатланмас балачак
Теләсәң дә керми төшеңә.
Энҗеләрдәй җемелдәшеп,
Бөтереләләр карлар.
Ак өметләр баглый парлар,
Парын тапсын ялгызлар.
Хәерле булсын килер ел,
Ак булсын йөрер юллар.
Иминлек белән килсен кызыл Ат,
Каралмасын тик карлар!
Кәшифә Әхмәдиева,
Баулы шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев