Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Күңел дәфтәре

Безгә язалар....

Якташларыбызның Җиңү көне уңаеннан язылган шигырьләрен сезгә дә җиткерәбез

Бөек Җиңүне каршылап

Җиңү язлы язлар килә,

Шатлык бөркеп таңнарга.

Яшел шәлен ябынганнар

Сизенгәндәй таллар да.

 

Кояш назыннан ачыла

Тузганаклар иртәсен.

Белгән халкым,

Утка керергә әзер булган.

Тик күмәк көч кенә

Җиңүләргә илтәсен,

Белмәсә дә исән кайтасын.

 

Алтын-сары тузганаклар!

Әллә инде

Йөрәк ялкыны янган?!

Ә ветеран күзләреннән

Ачы күз яше тамган.

 

Шатлык яше генә тамсын,

Булмасыннар сугышлар.

Күз яшьләре түгелмәсен,

Атылмасыннар туплар.

 

Илләрара килешүләр

Иминлеккә юл алсын.

Илем теләге – тынычлык

Мәңгелек булып калсын.

Кәшифә Әхмәдиева,

Баулы шәһәре

 

 

 

Җиңү бәйрәме

Мин төш күрдем: әти җилкәсендә

Барам икән бүген Парадка.

Тышта матур, тышта кояш балкый,

Шатланыша бөтен халык та.

 

Мәйдан буйлап әти җилкәсендә

Очам кебек! Эх, шундый рәхәт!

“Дошманнарны җиңеп кайткан өчен,

Әтием, дим, сиңа мең рәхмәт!”

 

Сөенечем эчләремә сыймый,

Бөтен җирне килә кочасы.

“Бәйрәм бүген!” – диеп офыкларга,

Биеклеккә килә очасы...

                  

Уяндым да, озак уйлап яттым...

Яу кырында башын салмады,

Сугышларда җиңеп кайткан әти

Яраларга түзә алмады.

 

Истәлеккә калды яшел шинель,

Түшләрендә – орден-медальләр.

Сыйпап куям, әйтерсең лә алар:

“Бәйрәм белән, улым!” – дияләр.

 

Батыр үлми, батыр мәңге яши,

Ел артыннан еллар үтәләр.

Күңел әрни, чөнки күпме бала

Бабаларын белми үсәләр.

 

Төшкә кергән әти әйтә сыман:

“Оныгыңа сөйлә, аңласын.

Онытмасын, батыр булып үссен,

Үсеп җитеп, илен сакласын!”

 

Тышта матур, тышта кояш балкый,

Шатланыша бөтен халык та.

Кулларыннан тотып оныгымны

Алып барам бүген парадка.

 

Мәйдан буйлап атлый ветераннар,

Кулларында чәчәк бәйләме.

Горурланып илем бәйрәм итә

Ямьле майда Җиңү бәйрәмен!

Зилә Гамирова,

Кызылъяр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев