Баулылар – Тукай турында
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу – мәдәни тормышыбыздагы иң зур вакыйгаларның берсе. Бу истәлекле датадан Баулы иҗатчылары да читтә калмый. Алсу Васикованың бөек Тукайга булган олы ихтирамын чагылдырган шигырен тәкъдим итәбез.
Алсу Васикова “Тукай бүген яшәсә...” шигырендә милләт, аның бүгенгесе һәм киләчәге мәсьәләләрен дә күтәрә.
– Мин бу шигырем аша телне сакларга, татар телендә аралашырга теләк белдерүемне теләп яздым, – ди ул. –
Озак еллар дәвамында татар телендә сөйләшү “авылча” , “укымаганлык” билгесе итеп күрсәтелде. Кешеләр үзләрен “шәһәрчә”, “заманча" итеп күрсәтер өчен, рус теленә күчтеләр. Хәзерге вакытта купләр телгә “инструмент” итеп кенә карый. “Рус һәм инглиз теле белән акча эшләп була, ә татар теле нәрсәгә?” – дип уйлыйлар Телнең акча түгел, аның рух һәм тамыр икәнен онытмасак иде. Үзен хөрмәт итүче кеше үткән тамырларын, туган телен дә хөрмәт итә белсен, дигән теләктә мин.
Тукай бүген яшәсә...
Тукай бүген яшәсәме?
Нинди булыр иде?
Кулларында – ноутбук,
Я “Айфон” тотар иде.
Вконтактеда блог ачып,
“Шүрәле”не ул салып,
Меңләгән “лайк”лар җыеп,
Утырыр иде янып.
Джинсы киеп,
Түбәтәен кыңгыр салып куеп,
Баулы урамнарыннан
Үтәр иде ул сызгырып.
Китапханәгә кереп чыгар,
Кызларны ул күрер,
“И татарның хатыннары – гөлләр!” –
Дип сүз бирер.
Ләкин горур Тукаебыз
Туктап калыр иде,
Смартфоннан башын күтәреп,
Моңсуланыр иде.
“Ник татарча сөйләшмисез?” – дип
Бер сорау бирер иде,
Урысчага кереп барган телне күреп,
Сокланыр иде...
Юк, сокланмас!
Каләмен ул кылыч итәр иде,
Бүгенге “сакау” телне
Бик каты сүгәр иде.
“Туган тел”не яңадан ул
Язар иде янып,
Милләт өчен, батыр кебек,
Мәйданнарга чыгып.
Аның җаны – изге җан ул,
Һәрчак моңлы, якты,
Сагыныр иде Казанны,
Сагыныр иде Кырлайны.
Бүген яшәсә дә Тукай,
Ул Тукай булыр иде:
Безнең хисне, безнең телне
Саклап торыр иде.
Алсу Васикова,
Баулы шәһәре
Фото: intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев