Баулы ветераны шигырьләр яза
Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Нурулла Гайнетдинов күңелендә булган уйлануларын, әрнү-сагышларын шигырь юлларына сала.
Тумышы белән Хәнсевәр авылыннан булган шәһәрдәшебез, сугыш чоры баласы Нурулла Гайнетдинов беренче шигырен 5нче класста укыганда язган. Соңгы 5-6 елда иҗат белән ныклап торып мавыга башлаган. “Баулы-информ” редакциясенә дә шигырьләрен еш китерә. Аның берничә иҗат җимешен тәкъдим итәбез.
Печән өсте
Рәт-рәт басып печән чаба
Авылым уңганнары.
Күңелләргә көч-дәрт өсти
Тальян-баян моңнары.
Ухага балык тоталар,
Суларда көймәләре.
Яшь кызларның муенын бизи
Гәрәбә төймәләре.
Чалгы белән печән чабып,
Җыябыз чүмәләгә.
Кояштан да курыкмадык,
Кермәдек күләгәгә.
Күмәкләшеп су керәбез,
Рәхәт бит йөзүләре.
Печәнлектә җиләк пешкән,
Күңелле өзүләре.
Көн буе печән чабабыз,
Эчәбез салкын әйрән.
Бала-чага шау-гөр килә,
Уйныйлар әйлән-бәйлән.
Печәннән шалаш ясыйбыз,
Күләгәләр бик кирәк.
Болыннарда агач үсми,
Үскән бары бер тирәк.
Сулар сибеп, печән үсми,
Яңгырлар яумый күптән.
Бер Ходаем кызганды бит:
Яңгыры яуды күктән.
Хәзер печән чабу бетте,
Чалгы чүкү юк күптән.
Су сибүнең файдасы аз,
Яңгырлар булсын күктән.
Хәзерләүче Рөстәм
Рөстәм белән хәзерләүче булып
Эшләдек без күп еллар.
Хәзер күлдә балык үрчетә,
Аерды безне юллар.
Ул китте бизнес эшенә,
Ачып киң ишекләрен.
Хезмәт хакы да әйбәттер,
Ямый бар тишекләрен.
44 ел хезмәт иттем,
Мин калдым шул хезмәттә.
Дәрәҗәле эшче булдым,
Лаеклы мин хөрмәткә.
Күлдә балыклар үрчетә,
Атамалары арта.
Кайберләре бик зур була,
Тугызар кило тарта.
Бал кортлары да асрый,
Җәяү генә барасы.
Шәһәргә китсәм яшәргә,
Авылда кем каласы?
Үзмәшгульлегеңне ачканда
Кирәк изге теләкләр.
Бар авырлыклар җиңелә
Таза булса беләкләр.
Урманга бай, суларга бай
Туган авылы Кандыз.
Чәй үләннәрен күп җыя,
Җыеп киптерә андыз.
Дару үләннәре бик күп,
Күзләрне камаштыра.
Кайсы аланда күп була дип,
Күршеләр сораштыра.
Үспе җиткәч, таралыштык,
Кая соң яшьтәшләрем?
Сагынып яшим мин аларны,
Түгелә күз яшьләрем.
Нурулла Гайнетдинов,
Хәнсевәр-Баулы
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев