Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Күңел дәфтәре

Баулы районы сугыш чоры баласы истәлекләре

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, “Баулы-информ” редакциясе бик күп хатлар алды. Баулыда яшәүче Марс Миннушин да хатирәләре белән уртаклашты.

80 ел элек булган, күңелләребезне тетрәндерүче вакыйгаларны кабат искә төшереп, кара көчләрнең, безнең әби-бабайларның җаннарын рәнҗетеп, алар кылган изге гамәлләрне аяк астына салып таптарга тырышуларына җавап итеп, ошбу язмамны тәкъдим итәм. Бабакайларыбызның кылган изге гамәлләрен истә калган хатирәләр белән дәлиллим.

 

Әбекәй белән бабакай

1882 елда туган бабакаебыз Сәхәбетдин Тәхаутдин улы Тәхаутдинов, Кызылъяр авылының “Типтәр” дигән җирендә 1908 елда Гази кызы Шәмсия белән никахлашып, гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Мәктәптә гел бишле билгеләренә генә укучы Бәһиҗә исемле кызлары 6нчы класста тиф чиреннән терелә алмыйча вафат була. Кызлары Наилә (минем әнием), уллары Хәбибетдин һәм Фәсхетдин канлы сугыш газапларына дучар булалар.

Бабайның тормыш сынаулары Гражданнар сугышында ук башлана. Я аклар, я кызыллар аның атлы арбасын үзләренә ияртәләр. Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән соң атларны биреп кайтарып җибәрделәр, дигәннәре истә калган.

Сәхәбетдин гаиләсе 1921 елгы ачлыктан котылу юлын үзе таба. Шәмсия әбекәй үзенең туку станогында, сирәк кенә итеп, аркылы-буйлы җепләрдән тукыма эшли дә бабакай аннан брәдник ясый. Ык елгасыннан тоткан вак балыкны чистартмыйча, иләктә генә чайкап, балык бөкрие пешереп тукланалар. Алар, бер-берсенә өстәлеп торган тормыш мәшәкатьләрен, уңайсызлыкларын түземлек белән кабул итеп, беркайчан да намазларын, гыйбадәтләрен калдырмаганнар. Барлык авыл халкы бердәм булып, бер-берләренә ярдәмләшеп яшәүләре, аларның сокланырлык тәкъвалыклары бүгенге буын оныкларыбызга алардан васыять, үрнәк һәм бүләк булып калды. Һәр гаиләнең, үз көнен үзе күреп, күңеле яткан гамәлләрне башкалар белән дә аралашып яшәве авыл халкының күркәм сыйфатлары булды.

Авыл кешесенең барысының да кушаматы булган кебек, бабакайны “Озын Сәхиб” яки “Тархан” дип йөртәләр иде. Алырның өе янындагы “Сәхиб” коесын, карап, көйләп яшәде ул. Авылның бәрәңге бакчаларын эшкәртергә сука, тары ярмасы төяргә юан агач бүкәннән чокып ясалган сиртмәле көйле, яргыч, кул тегермәне күрше тирәләргә дә җитә иде. Аларның үз гаиләсен бал белән канәгатьләндерерлек умарталары бар иде. Александровка авылында яшәүче бер Люлка исемле дустыннан тәҗрибә алып, Кызылъяр авылында аңа кадәр үстерелмәгән помидор, кыяр һәм яшелчәләр үстерде, алма агачлары да утыртты. Агач эшкәртергә җитәрлек кораллары булгач, вак-төяк тормыш кирәк-яракларын эшләүдә дә кыенлык булмады. Күршеләргә акация агачыннан бик күркәм көянтәләр, он иләр өчен иләкләр, урындыклар һәм башка кирәк әйберләр ясалды. Салам түбәле өйдән бераз читтә калай түбәле, алты почмаклы йортта җиткерелде. Сарык тиреләрен иләп, тун тегүче Миннетдин бабайдан балаларына дублёнка туннар тектерде.

Таза гәүдәле, күркәм кыяфәтле бабабызны Октябрьский шәһәре базарында очратып, бер рәссам аның рәсемен ясау теләген әйтә. Ул, Кызылъяр авылына килеп, бабайны күләгәгә утыртып,аның тузган иске эшләпәсен эзләп кидереп, ике көн буе рәсемен ясап утырды.

Бабакайның, авыл Сабан туйларына җыйнак кына имән мичкә белән бозлы әйрән алып килеп, авылдашларын сыйлый торган гадәте бар иде. Колхозлар оешкач, ул атлар карады. Урып җыю вакытында икмәк чистарту, яшелчә бакчасы өчен җаваплы булу аның өстендә иде.

 

Әниебез

Иң олы сынаулар, сугыш афәтләре аның балаларына төште, иң авыры – безнең әнигә, Наилә кызына. Әтиебез – абруйлы полуторка автомобиле шофёры, бер үк вакытта тракторны берүзе ручка белән кабызучы тракторчы, механизатор, гаиләсен, 3 яшьлек улын (бу мин), 2 яшьлек кызын һәм авырлы хатынын калдырып, 1941 елда сугышка китә. Аның соңгы хаты 1943 елда килә. “Немецларны куабыз, куып тотарлык та түгел. Әгәр кайтмасам, студобеккер машинасын күргәч, мине искә төшерерсез”, – дип язылган була анда. Күп тә үтми, икенче хат килә, ул Кызыл йолдыз районы, Балтач авылыннан Гарәфи Фәрдиевтан була. “Миннушин Гариф Днепропетровск өлкәсе Павлоград шәһәре янында машинасы янында яраланып калды”, – дип яза ул.

Барлык авыл-шәһәрләре ир-атларының яртысы сугыш кырында ятып калуны күпләр белсә дә, өч кечкенә сабыйны, 6 сум пенсия алып, аны заёмга, салымга түләп, хезмәт көненә грамлап биргән икмәк белән җан асраган әниләрнең, балаларның хәлләрен бүгенге буын кешеләренә аңлатып булмый шул. Ул чор кешеләре, Аллаһы Тәгалә биргән сабырлык белән, сынауларга бирешмичә, исән калдылар. Аларның әкрен генә басынкы гына моңнары сихри көчкә ия иде:

Агыйделнең аръягында
Сулар туңгандыр инде.
Һәркемнең дә үз хәсрәте
Була торгандыр инде.

 

Су буенда таулар бар,

Тау янында таллар бар.

Талда яфрак, бездә хәсрәт,

Сездә нинди хәлләр бар?

Әниемнең дә ирләр генә эшли ала торган эшләрен санап китсәң, бер дәфтәр кирәк булыр иде. Ат белән Күгәрчен районыннан Ютазы мәдәният йорты төзү өчен бүрәнәләр ташу, өйдәге 25 сотый бәрәңге бакчасында һәм колхоз җиренең бар кешегә дә бүлеп бирелгән утау җирләрендә хезмәт кую... Еллар буе, иртәгә балаларга нәрсә ашатыйм микән, дигән баштан китмәгән уйлар да өстәлгәч, әниләрнең түземлегенә бүген дә хәйран калабыз. Ул әрвахларга исән чагында хөкүмәт тарафыннан бирелгән медальләргә ничек шатланганнары безгә мәгълүм түгел инде. Cүз уңаеннан, әниебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей даталары уңаеннан бирелгән медальләре шактый иде.

 

Бабакайның уллары

Бабакайның уллары үз өсләренә төшкән бурычларны, сыкранмыйча, ирләрчә үтәделәр. Олы улы Хәбибетдинне, сугыш башлану белән, Донбастагы шахта командасы белән Кузбаска озаталар. Яхшы сыйфатлы күмерне, тар гына урында ятып, кәйлә белән чокыганнарын сөйли иде. Андагы хезмәтләрен тутырып авылга кайткач, колхозда фуражир, ферма мөдире булып һәм башка җаваплы эшләрдә эшләде. Үзенең нәселендә булган тәрбиягә тугры калып, үзен аямыйча хезмәт куйды. Дуңгыз фермасында җитәкче булганда, эшләргә кешеләре җитмәгәч, дуңгыз балалары тапталып үлмәсеннәр өчен, үзе аларны икенче урыннарга күтәреп ташып, юешләнгән телогрейкалары аркасына ябышып катып, аркасына салкын тигереп, куллары тыңламас булып, иртәрәк бакыйлыкка күчте.

Бабакайның кече улы Фәсхетдин 1946 елга кадәр сугышта булып, каты яраланып, алты ай госпитальдә яткан. Сугыштан кайткач, Ютазы районында хәзерләү министрлыгы уполномоченные булып эшләде. Эшләгән җиреннән Мәскәү өлкәсе Люберцы шәһәрендә курслар тәмамлагач, олы яшьтәге әти-әниләрен карарга кирәклеген сәбәп итеп, Яшел Үзән районына җитәкче урыннарга барудан баш тартты, бераз КППС район комитетында эшләде, Кызылъяр авылына кайтып төпләнде. Колхоз рәисе ярдәмчесе һәм шул ук вакытта партия оешмасы секретаре, авыл советы рәисе булып эшләде. Авыл халкын борчыган мәсьәләләрне уңай хәл итеп, аларның ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булды. Авыл уртасындагы ташландык зиратны күркәм истәлек урынына әйләндереп, наратлар утыртып ямьләндерде. Урамда утырткан агачлар да авылга матурлык бирә хәзер дә.

 

Оныклар

Моңарчы булмаган тискәре мәгълүмат ташкынында адашмыйча, кыйблаларын югалтмыйча баручы яшьләребез булуы күңелләребездәге иминлек хисен тагын да ныгыта, барыбызны да сөендерә. Наиләнең – өч, Хәбибетдин белән Фәсхетдиннең җидешәр баласы һәрвакыт һәр җирдә уңай яктан үрнәк булдылар. Сыналган җитәкче Тәгъзим Фәсхетдин улын, тиешле техник белеме һәм нефть үткәргечләре системасындагы уңышлы эш тәҗрибәсе булуын искә алып, Баулы шәһәре янында Нефтебаза төзүгә, җитәкче итеп билгеләделәр. Техник яктан бөтен таләпләргә туры килә торган база берничә ел эчендә берничә районны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә башлады.

Оныклар үзләренең туган авылы Кызылъярны төзекләндерү өлкәсендә дә саллы гына ярдәм күрсәтәләр. Наилә улы авылны газлаштыруга ярдәм итте. Ул үзенең бергә эшләгән иске дуслары барын искә төшереп, алар булышлыгы белән авылга газ бирделәр. Шул ук команда үзәк урамнарга асфальт җәйдерүне хәл итте. Шулар ук, башка авыллар таралган заманда, Кызылъярда өч җыелма панельле йортны монтажлап, Тынычлык урамын башлап җибәрделәр.

Бу күркәм эшләрнең төбендә: “Балаларга калдыр иң олы мирас – аларга биргән дөрес тәрбия” дигән хәдиснең бабайларыбыз күңелендә булуында шигем юк. Киләчәк буыннарыбызның да ошбу традицияне дәвам итүе һәм аның әрвахларыбыз рухына дога булып баруы Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына лаек иң күркәм гамәлләрнең берсе булып тора.

Тархан Сәхәбетдин оныгы Марс Миннушин,

Баулы шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев