Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Күңел дәфтәре

Балачак истәлекләре

Һәр кешенең бала чагы була. Яши-яши бик кечкенә вакытлар үзенең кыска гына вакыйгалары белән искә төшә...

Минем әбием авылда бик уңган төш-бавырсак пешерүче иде. Бик еш кына никах ашына күчтәнәч итеп бавырсак пешерә иде ул. Аның оста итеп камыр басулары, җил җитезлеге белән кулында җилпуч уйнатуы, тигез итеп кенә төшләр кисеп, пычак очы белән куна тактасына этеп-этеп куюлары бүгенгедәй күз алдымда. Мин кечкенә кызчык, өч-дүрт яшьләр булгандыр, мич башына җайлап утырып, әбиемнең мич алдында табада чыжлатып төш пешергәнен көтәм. “Әбием, тагын берәрсе төшмәдеме? Әбием, тагын юкмы?” – шуңа охшаш сорауларны бер-бер артлы яудырып торам. Берәрсе төшмәдеме дигән сүзем, табадан ялгыш кына мич алдына тәгәрәп төшкәне була иде. Менә шул табадан ялгыш “егылып” төшкән бавырсакның тәме бүгенгедәй тел очында. 
Без кечкенә вакытта әткәй-әнкәйләр без, бала-чагалары белән дә уйнарга вакыт табалар иде. Бигрәк тә әткәй бала җанлы, нечкә күңелле. “Әйдәгез әле минем белән диеп, янына безне җыйнап утыртыр иде. Кулында бер савыт җимеш төше. Ул төшләр – кайнаткан компоттан калган җимеш төшләре. Аны бер савытка җыеп, киптерә идек. Әткәй безне түгәрәкләп тезеп утырта, кулында – кечкенә чүкеч. Ә менә идәннең нәкъ ул утырган турында, чикләвек ватарга махсус ясап куйган кебек, ботактан калган бер уем бар. Әткәй шул чикләвекләрне берәм-берәм шул уемга куя да, чүкеч белән җайлап кына суга. Шуларны чиратлап безгә бирә бара. Без, җим көткән кош балаларыдай, әткәй кулыннан чикләвек көтәбез. Бүгенге көндә чикләвекләрнең ниндие генә юк! Җаның теләгәнен сатып алып ашарга мөмкин. Тик менә шул вакытта әткәй чүкеч белән ватып биргән җимеш төшеннән дә тәмлесе юк кебек.  
Март бураннары, салкынча көннәре дәвам итә. Үч иткәндәй шул чорда сыер бозаулый. Әткәй, җайлап кына күтәреп, бозауны өйгә алып керә. Кечкенә бозау кергәч, безгә дә күңелле. Рәхәтләнеп аның юеш борынына кагылып, яңа гына сыер-әнкәсе ялап сырлап-сырлап куйган сырт йоннарыннан сыпырабыз.
Бозаудан кала, ике-өч көн алдан гына бәрәнләгән сарык бәрәннәре дә яңа дусларына гаҗәпсенеп карыйлар. Алар инде өйдә йөрергә өйрәнгән, карап тормасаң, урын-җиргә дә сикереп кенә менеп төшәләр. Ә бозау, бераз хәл алгач, әнкәй аны бер оек белән өй почмагындагы бүрәнәгә кагылган боҗрага бәйләп тә куя. Шулай итмәгәндә, бозау күп уйлап тормый, уйнаклап кына тәрәзәдән дә чыгып китәргә күп сорамас. Авыл җиренең күңелле вә онытыллмас көнкүреше, төрле вакыйгалары белән алышынып, дәвам итә: көннәр бераз җылынып, сарык бәрәннәре, бозау сарайга чыгып китә, алар урынына салам түшәлгән читән белән өстәл астына җайлап кына ана каз кереп утыра. Анысын күзәтү тагын да күңеллерәк. Йомыркалары “борын төртеп” пипелди башласа, җайлы-җайсыз янына барсаң, ана казның усал эттән дә яман икәнен без, авыл балалары яхшы белә...
Хезмәттәшем Гөлшат Шәрипова сөйләгәннәрдән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев