Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Күңел дәфтәре

Абзыкай теләге

Тау буена менеп җиткәч, ул үзенең хәрби киемен салып, җир өстенә салды. Аннары мине үзе янына чакырды. Мин балалыгым белән бер ни дә уйламый аның янына бардым. Абзыкай минем кулымнан каты итеп тотып үзенә тартып китерде дә, авырттырып, күкрәкләремне капшый башлады. Шулвакыт нинди көч булгандыр миндә, аның көчле кулларыннан ычкынып китеп, тау астына таба чабып, авылга йөгердем.

Әлеге вакыйганы миңа бер таныш апа сөйләде. Аның сөйләгәннәрен җыеп язар өчен дә берникадәр вакыт кирәк булды әле миңа.

– Бер әйбер сөйлим әле, үзең җайлап язарсың. Менә уйлыйм да, әле бүген кешелекне сүгәбез, пычраклык, фәхишәлек, адым саен балаларны көчләү һәм башкалар, һәм башкалар... Ә бит бу әйберләр элек тә булган, апаем, интернет булмагач, халыкка гына чыкмый калган ул. Авыл җирендә яшәүчеләрнең күрше-тирәсе белгән, бераз телдән-телгә сөйләнгән дә онытылгандыр инде. Ә менә чын-чынлап шундый хәлләр белән очрашкан кешеләр, балалар онытамы соң аны? Юк! Менә мин дә кечкенә чагымда көчләнүдән котылып кала алган кеше. Миңа хәзер алтмыштан өстә, тик шул хәлләрне һаман оныта алмыйм. Гыйбрәт итеп язарсың, сиңа сөйлим әле, моңа кадәр ул вакыйганы бер генә кешегә дә ишеттергәнем булмады. Минем бишенче класста укыган чагым иде.

Әбекәем өч балалы гаиләдә туып үскән. Алар ике кыз һәм бер малай булганнар. Әбекәемнең бертуган энесен без абзыкай диеп йөртә идек, хәрби кеше иде. Ул безнең өчен генә түгел башка туганнар, авылдашлар өчен дә бик дәрәҗәле, бай һәм авторитет булды. Хатыны бик сабыр кеше иде. Мин кечкенә вакытымнан ук аларны күреп белгәннән алып, никтер җиңгәчәй аңардан куркып яшәгән кебек тоела иде. Ике кыз үстерделәр, алар да артык басынкы, моңсу күзле, бераз куркак карашлы иделәр. Алар гаиләләре белән безгә кунакка да тиз генә килеп китәләр иде, шуңа күрә бик еш очрашырга туры килмәде. Бер җәйдә әбием белән аның апасына, ул төп йортта яшәп калган, кунакка бардык. Әбиемнең апасы, ялгызы гына ике кызын үстереп, үзе генә яшәп калган иде. Без барганда абзыкай да үзе генә төп йортта яшәүче апа янына кунакка кайткан вакыты туры килде. Ул һәрвакыттагыча ыспай гына киенгән, мут карашлы, пенсиядә булса да, хәрби киемен салмаган иде. Хәрби кием киеп йөрүнең дә күрәсең, берәр сере булгандыр. Шулай очраштык, күрештеләр, сөйләштеләр, утырып чәйләр эчелде. Аннары сизәм, әбием минем артымнан да калмый, мине карап, саклап йөртә кебек тоелды. Апаларда бер төн кундык, кунакта рәхәт, мин, авыл баласы өчен бигрәк тә кызык. Үзебездәге кебек тавык та чүпләп бетермәслек эш кушучы юк, тәмле әйберләр белән сыйлыйлар, энем белән сеңлемне карыйсы юк, алар өйдә калды. Ә мин ял итәм! Әбием намаз укыган вакытында мин, тимер карават читенә генә утырып, аның намазын укып бетергәнен көтәм, аннары аның белән я чишмә, я су буйларын урап киләбез, я әбиемне бергә уйнап үскән авылдаш-дуслары ашка чакыра, без анда да бергәләп барып киләбез. Шулай әбием чираттагы намазын укырга тәһарәт алырга кереп китте, ә мине абзыкай, тау буена, табигать күрсәтергә, кошлар сайраганын тыңларга дип, үзе белән ияртеп алып китте. Әбием дә, апа да безне күрми калгандыр. Авылны бер урам аша чыгу белән тауга менеп киткән юл бар, шунда киттек. Башта әкрен генә барган идек, абзыкай тауга таба ашыгыбрак менәргә кушты, ул тиз-тиз атлый, ә мин йөгерәм. Тауга йөгереп куышып уйный-уйный менеп җиттек. Башта ул миңа матур чәчәкләр күрсәтте, мин таудан авылның матурлыгына сокланып басып торам. Чынлап та, тау башыннан авыл уч төбенә салган кебек күренә икән.

Абзыкай, үзенең хәрби киемен салып ,җир өстенә салды. Мин аны йөгереп менгәч, арыгандыр, утырып торасы киләдер диеп уйлыйм. Аннары мине дә үзе янына чакырды. Мин балалыгым белән берни дә уйламый аның янына бардым. Абзыкай минем кулымнан каты итеп тотып үзенә тартып китерде дә, авырттырып, күкрәкләремне капшый башлады. Шулвакыт нинди көч булгандыр миндә, аның көчле кулларыннан ычкынып китеп, тау астына чабып төшеп, авылга таба йөгердем. Мәрхүм әбекәем, сулуы кабып, миңа таба тауга каршы йөгерә иде. Минем төшеп җиткәнемне көтеп кочып алып, бер-бер артлы сораулар яудыра башлады: “Нишләтте ул сине?”, “Тимәдеме?”, “Чынлап та берни дә эшләтмәдеме?”...

– Эшләтмәде, берни дә эшләтмәде! Нишләтергә тиеш соң ул мине? Абзыкай анда калды, ә минем тауда йөрисем килми, әйдә кайтыйк, – диеп, әбине кайтыр якка бордым. Абзыкайның ул вакытта минем белән ни эшләргә теләгәнен мин чынлап та белми дә, аңламый да идем. Тик шулай дорфа итеп күкрәкләремне авырттырганы өчен гарьләндем, бик оялдым. Апаларга кайттык, ул да шомлы һәм борчулы иде. Әбием белән апа бер-берсенә күз карашлары белән генә аңлаштылар кебек, аннары икесе дә җиңел сулап куйдылар.

Әби дә янымда булгач, мин бераз тынычландым, борчылганымны аңа сиздермәскә тырыштым. Аның кара тиргә батып, тыны кысылып, миңа каршы йөгергәненнән, сораулар бирүеннән мин үземнең ниндидер куркынычтан котылып калганымны гына аңладым.

Бу хәлнең никадәр аянычлы төгәлләнәсен мин еллар узгач кына аңладым, ә абзыкай турында соңрак әбекәемнән ишеткәннәремнән чәчләрем үрә торган кебек булды.

Әбиемнең апасының ике кыз баланы ялгызы гына үстерүен алда әйтеп үткән идем инде. Аңа ялгызына гына ике баланы күтәрү җиңел булмагандыр, шуңа күрә, гомере буе абзыкай ярдәм итеп торган да. Хәрби булгач, аның акчасы да, акчасы булгач, әйбере дә җитәрлек булгандыр. Тик апа бертуган энесеннән алган ярдәме өчен кыйммәт түләгән икән. Абзыкай кунакка кайткан саен үзенең сеңелләре белән күңел ачып китә торган булган, апа сизсә дә, белсә дә, бу хәлләргә “күз йомып” яшәгән. Күрәсең, башка җирдән ярдәм булмаса, яши алмабыз диеп уйлагандыр. Ул гына да түгел, безнең өчен авторитет булган абзыкаебыз үзенең кызларына да “кулын суза” торган булган. Әле уйлап торам да, ник берсе дә ул абзыебызны урынына утырта белмәде икән? Үзем белән була язып калган хәлне мин сөйләмәгән кебек, тагын кемнәр үз эченә бикләде икән? Андыйлар булгандыр, читтә дә, туганнар арасында да дип уйлыйм. Абзыкаебыз кечкенә кыз балаларга гына кызыгып, аларны харап итүче бер авыру кеше булгандыр, дип уйлыйм. Менә шул, элекке ир-атлар арасында да кыз балаларны көчләүчеләр булган, алар безнең арада яшәгән. Аллам сакласын, шул көнне абзыкай үз теләгенә ирешкән булса, минем тормышым да башкача, бәхетсез булыр иде, мөгаен.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев