Закон кысаларында эшлиләр
Суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Суд приставы законны үтәүчеләрдә – хөрмәт, закон белән проблемасы булганнарда курку хисе уята торган һөнәрләрнең берсе. Суд приставларының эше нидән гыйбарәт, аларга һөнәри бурычларын үтәгәндә нинди кыенлыклар белән очраштырга туры килә – бүген сүзебез шул хакта.
Суд приставлары эше Борынгы Русьта ук булган. Ярослав Мудрый вакытларында бурычларны дружинниклар түләттергән. Феодализм чорында суд бурычлары үтәлешен тикшереп торучы “приставлар” барлыкка килгән. Шулай булгач, әлеге хезмәткә берничә йөз ел, дип әйтергә мөмкин, һәм ул шактый күпкырлы. Ел саен суд приставлары эше ярдәмендә суд карарлары үтәлә, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга бурычлар түләттерелә, суд карары буенча тиешле акчалар кайтарып бирелә.
– Кагыйдә буларак, безгә тыныч юл белән килешә алмаган очракта мөрәҗәгать итәләр, гаделлекне торгызу – безнең бурыч, – дип сөйләде безгә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Баулы районы суд приставлары бүлеге начальнигы, өлкән суд приставы Валентина Евдокимова.
Суд приставлары эше җиңелләрдән түгел. Кредитны вакытында түләмәгәндә нәкъ менә алар суд карары буенча счётларга арест сала, чит илгә чыгуга чикләү кертә, бурычны түләмәгән очракта милекне ала. Суд карарларын мәҗбүри үтәтү чараларының тагын берсе – эзләү эше кысаларында бурычлыны, аның милкен, баласын эзләү. Шулай ук суд приставлары тикшерү алды тикшерүләре уздыралар, закон таләпләрен үтәүдән качып йөрүчеләргә карата җинаять эшләре кузгаталар һәм тикшерәләр. Ә 2017 елдан башлап, Суд приставлары федераль хезмәтенә срогы чыккан бурычларны түләттерү оешмалары дәүләт реестрын алып бару, әлеге оешмалар эшчәнлеген контрольдә тоту буенча вәкаләтләр дә бирелде. Барлык суд биналарында һәм республика мировой судьяларының суд участокларында приставлар суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен, шулай ук эшчәнлек барышында суд приставларының куркынычсызлыгын да тәэмин итәләр. Бу очракта суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итәргә тиешле суд приставлары (аларның тиз арада чара күрү төркеме дә бар) куркынычсызлыкны тәэмин итәр өчен махсус әзерлеккә, махсус чараларга һәм коралларга ия. Моннан тыш, алар гражданлыгы булмаган чит ил гражданнарын һәм затларын Россиядән мәҗбүри җибәрү турында суд карарларын да үтиләр.
– Еш кына гражданнар, безнең эшне автоматлаштырылган, дип уйлый. Чынлыкта исә суд карарларын үтәү закон буенча эш итүне генә түгел, гаять зур эш, эшкә сәләтлелек, психологик яктан тотрыклылык, түземлек, әдәплелек таләп итә, – ди Валентина Евдокимова. – Чөнки эш бурычларын үтәгәндә, хезмәткәрләребез шактый күп кеше белән аралаша, рейдларга чыга, кешеләрнең өйләренә бара. Шуңа күрә суд приставы үзен кулда тота белергә тиеш. Гражданнар сугыша, яный, сүгенү сүзләре әйтә башлый хәтта. Кайберәүләре психологик яткан йогынты ясарга омтыла. Хезмәткәрләргә һөҗүм итү очраклары да булды. Шуңа да карамастан, суд приставы гадел, итагатьле булырга тиеш. Без көн саен кешеләр белән эшлибез, һәркемнең үз проблемасы. Шуңа күрә, түләттерүченең дә, бурычлының да кагыйдәләрен үтәп, әдәпле булып кала белергә кирәк. Шунысын истә тоту зарур: суд приставлары хезмәте законлы көченә кергән суд карарын мәҗбүри үтәтүнең соңгы инстанциясе.
Бүгенге көндә Баулы районы суд приставлары бүлегендә алты хезмәткәр эшли. Суд приставлары-башкаручыларның күбесе – гүзәл затлар, ә куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләр – ир-атлар.
Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев