Төп тема
“Ёлки” фильмына һәйкәл куелачак
Баулыга Тимур Бекмамбетовның "Ёлки" фильмына һәйкәл кую планлаштырыла. Бу хакта республикада җәмәгать урыннарын үстерүгә нәтиҗә ясау чарасында Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде, дип хәбәр итә "РБК-Татарстан".
Наталья Фишман хәбәр иткәнчә, "Ёлки" фильмына һәйкәл 2018 елда куелачак. Проект белән фильмның продюсеры Тимур Бекмамбетов та кызыксынган.
Күп кенә россиялеләр Баулы шәһәре барлыгын әлеге фильм ("Ёлки 1") күрсәтелгәч кенә белде. Аның сюжеты буенча, героиня сәгать төнге унике тулганчы теләк теләргә өлгерми, шуңа күрә Уфадан Баулыга китә, чөнки биредә яңа елны ике сәгатькә соңрак каршылыйлар. Ул беренче очраган йортка йөгереп кереп, кәгазьгә теләген яза һәм аны яндырып, көлен шампан шәрабенә салып эчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев