Йөгерешчеләргә – яшел урам
Быел "Милләтләр кроссы" бөтенроссия көне 16 сентябрьдә узчак. Аңа баулылар да кушыла.
Баулыда йөгерү көне иртәнге сәгать 9да "Нефтьче" стадионында башлана. Анда укучылар йөгерә. Калган катнашучыларга старт шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә "Иволга" стадионы янында бирелә. Катнашучылар, 5 чакырм дистанция үтеп, "Нефтьче" стадионындагы финишка килә.
Бу көнне автомобильчеләргә хәрәкәт маршрутларын алдан ук планлаштырырга киңәш ителә, чөнки 9-11 сәгатьләрдә түбәндәге урамнарда юллар ябылып торачак: Нефтьчеләр проспектында, Зиновьев, Урман хуҗалыгы урамнарында, өлешчә - Энгельс, Ленин, Гоголь урамнарында.
Автор Кадрия Гыймазова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев