Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Язгы кыр эшләре башланды

“Николашкино” хуҗалыгы беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Биредә бу атнада уҗымнарны тукландыру эшенә керештеләр.

Без Николашкино хуҗалыгының орлык саклау складында хуҗалык җитәкчесе Гөлнара Сәмыйкова белән очраштык. Чәчүгә орлык запасы әзер, кырларны ашлау өчен ашлама кайтартылган.

– Без язгы чәчү эшләрен башларга тулысынча әзер, – дип сөйләде безгә Гөлнара Сәмыйкова. – Менә әле без ашлама складында басып торабыз. 170 тонна ашлама чыгарачакбыз, шуның йөз тоннасы – селитра, җитмеше – катлаулы ашлама. Кырларны ашлауга сишәмбе көнне чыгып карадык, ә чәршәмбе көнне ныгытып тотындык. Егетләребез иртәнге биштән басуга чыгып киттеләр. Бу җир туң вакытта, кар өстеннән ашлау дип атала.

Гөлнара Сәмыйкова сүзләренчә, алар ел саен чәчүлек орлыкларын да яңартырга тырышалар икән.

– Безнең хуҗалык орлык белән йөз процент тәэмин ителгән, дип әйтә алам, – ди ул. – Өч тонна тирәсе яңа төр арпа алдык һәм биш-алты тонна башка төрдәге бодай кайтарттык. Кыскасы, елына 10-15 тоннага кадәр орлыкны яңартып торабыз. Безнең хуҗалыкта 500 гектарга якын уҗым чәчелде, шуны тулысынча ашлама белән тукландырачакбыз. 700 гектарда – күпьеллык үләннәр. Тик ул кадәр мәйданны ашлап булмый, шулай да тырышабыз. Моннан тыш, 300 гектар җирдә – кукуруза, 200 гектарда көнбагыш та чәчәргә исәплибез. Эшчеләр һәрберсе үз урыннарында, кояшлы, җылы көннәрне көтәбез.

Ашлама складында булганнан соң, без орлык складына юл алдык. Андагы орлык сыйфаты турында “Россельхозцентр”ның Баулы бүлекчәсе начальнигы Әнвәр Фәттахов сөйләде.

– Орлыклар бик яхшы сакланган, – диде ул, бер уч орлыкны кулына алып, – Бүгенге көндә һава-җылылык белән тәэмин итү, җилләтү процессы бара. Күреп торасыз, ике яктан да ишекләр ачык, махсус сеткалар гына куелган. Орлыкларны агулау өчен дә барлык техника әзер, эшчеләр медицина тикшерүе узды.

Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләр ашлама кертелә торган кырга килделәр.

– Уҗым басуларын соңгы көннәрдә яуган кар бераз каплап китте, ләкин ул зыянлы түгел, йомшак кар, – диде авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин. – Уҗым басуларында быел бар да яхшы, авыруларсыз гына кышлап чыкканнар, дип әйтергә була. Нәкъ менә шушы вакытта уҗымнарны ашлап калу кирәк. Чөнки әле җир туң, үсемлек кирәкле матдәләрне җирдән ала алмый, ә аммиак селитрасы сибелгәч, ул дым белән бергә үсемлекне тукландыра, үсешен тәэмин итә. Уҗым кырлары ачылган хуҗалыклар әкренләп эшкә тотыналар.

– Ел саен язгы кыр эшләренә иртәрәк тотынабыз, быел да “Николашкино” хуҗалыгы беренчеләрдән булды, – дип сөйләде безгә авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов. – Районда барлыгы сигез мең гектар уҗым кырлары бар. Уҗымнарның башка елларга караганда күпкә яхшырак кышлап чыгуы бик сөенечле. Димәк, яхшы уңышка өмет бар. Бүгенге көндә хуҗалыклар дәүләт программаларын уңышлы куллана. Шулай ук ашлама алуда хуҗалыкларга җирле бюджет та ярдәмгә килә.

Димәк, язгы кыр эшләре бераз иртәрәк булса да, зур өметләр белән башланып китте. Хәерле сәгатьтә!

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев