Яллар җитә – кыш китә?!
Һава температурасының түбән төшүенә сөенергә дә өлгермәдек, синоптиклар көннәрнең кабат җылыну ихтималы булуын җиткерде.
Татарстан буенча бүген уртача һава температурасы көньяк-көнчыгыш районнарда көндез 8-11, ә көньяк-көнбатыш районнарда - 3-6 градус салкын. Казанда - 4-6 градус салкын булачак.
20 ноябрьгә каршы төндә һава температурасы 4-14 градус салкын чамасы саклана.
Иртәгә, 20 ноябрьдә, 8-9 градус чамасы салкын булуы көтелә. Ә инде ялларга, фаразлар рас килсә, +5+8 градуска кадәр җылыта, яңгыр явачак ди. Андый һава торышы берничә көн сакланачак, дип хәбәр итә intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев