Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Яңгырлар уңай тәэсир итте

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 22нче май мәгълүматларына караганда, иртә сабан культуралары чәчү 18 мең гектарда башкарылып тәмам булган.

Хуҗалыклар бүгенге көндә карабодай чәчүлек җирләренең өчтән бер өлешендә эш башкарган. Әлеге культура ике-өч срокка бүленеп, барлыгы 4 мең гектар мәйданда 5нче июньгә кадәр тәмамланырга тиеш.

Иртә культуралардан уҗым арышы һәм бодай кырларының бик чүпле урыннарын (700 гектар чамасы җирне) чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртү үткәрелгән. Арпа, бодай, көнбагыш кырларында тырмалау эшләре башкарылган.

- Авыл хуҗалыгы тик торуны кичерми, 5нче июньнән мал азыгы әзерләүгә керешәчәкбез, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Наил Галиуллин. - Бүгенге көндә хуҗалыкларда мал азыгы әзерләүгә 15ләп азык урып-җыю комбайны, 50ләп печән чапкыч, 30дан артык пресслап җыю җайланмасы әзер.

Наил Гәлиуллин сүзләренчә, соңгы көннәрдә яуган яңгыр кырларда җитәрлек дым булдырган. Ә корткыч бөҗәкләр безнең кырларда әлегә күренми, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев