Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп тема

Яңа Чүтедә яшәүче Миннесылу апа бәхетле картлык кичерә

Яңа Чүте авылында яшәүче Миннесылу Якупова 95 яшен бәйрәм итте. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны толы, тыл һәм хезмәт ветераны. Аны тәбрик итәргә Салих авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов, балалары һәм оныклары килде.

Миннесылу апа картлыгын балалары, оныклары янәшәсендә каршы алган. Ялгыз булмау – аның өчен зур бәхет. Юбилее белән котларга килүчеләрне дә ул кочак җәеп каршы алды. Һәр әйтелгән теләкләренә кушылып, барысына да бәхет, тәүфыйк теләп, илләр имин булсын дип, догаларын кылып утырды.

“Безнең әниебез гомере буе тырыш булды, – дип сөйләде аның кызы Сәфинә Сәйфиева. – Әни ишле балалы гаиләдә туып үскән. Алар тугыз бала булганнар. Бүгенге көндә икесе генә исән. Әниебез яшь чагыннан ук колхозда төрле эшләр башкарган. Алар җәй көне дә, кыш көннәрендә дә тик тормады, һәрвакыт эштә булдылар. Әтиебез Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Алар әниебез белән бик матур яшәделәр. Без, алты балага гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, бүгенге көндә безнең икебез генә исән-сау. Шулай да әниебезгә күңелсезләнеп утырырга ирек бирмибез. Төп йортта энебез, киленебез Флүрә белән аңлашып яшиләр. Әни әле дә безнетәмле коймаклары, бавырсаклары белән сыйлап тора. Без аның үз аягында йөри алуына бик сөенәбез. Шулай ук ул үзлегеннән Коръәнне ятлады. Нәрсә әйтәсем килә, әниебез бүгенге көндә бәхетле картлыкта гомер итә”.

Юбилярның биш оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Фото: авыл  җирлеге Советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев