Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яңа Чүте авылында чишмә төзекләндерелә

Баулы районы авыл җирлекләрендә туктаусыз төзекләндерү эшләре бара. Урамнарда юллар салына, зиратлар төзекләндерелә, истәлекле урыннар яңартыла, чишмәләр төзекләндерелә. Яңа Чүте авылында да Зур чишмә дип аталган борынгы чишмәләрнең берсендә масштаблы ремонт эшләре бара.

Яңа Чүте авылының Зур чишмәсе гасырлар дәвамында кешеләрне үзенең мул суы белән сөендергән. Бүгенге көндә дә чишмә дүрт чыганактан ага. Аны  төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Яңа Чүтедә туып, шул чишмә буйларында уйнап үскән Мәгъсүм Искәндәров әлеге изге эштә катнашуына чиксез шат. Ул эретеп- ябыштыру, төзү эшләрен башкара.

– Мин шушы авылда туып-үстем. Шушы чишмәнең суын эчтек, – ди эретеп-ябыштыручы, төзүче Мәгъсүм Искәндәров. – Әлеге төзекләндерү эшләренә сөенеп, шатланып алындык. Чишмәләр булса, яшәеш дәвам итә. Мул чишмәләребез агып торсын. Әле ярларын тигезләү эшләре бара, чишмәнең агып чыгу юлларын чистартабыз.

Зур чишмәне төзекләндерүнең төп өлеше нефть кампаниясе гранты хисабына башкарыла. Район бюджетыннан да ярдәм итәләр.

– Нефть кампаниясе гранты аша без чишмә төзекләндерүгә 8 миллион 352 мең сум акчага ия булдык, тагын район бюджетыннан бер миллион 644 мең сум акча бүлеп бирелде, – дип аңлатып үтте Салих авыл җирлеге башлыгы  Заһид Галләметдинов. – Авылдашларыбызга һәм авылыбыздан чыккан якташларыбызга авылның 250 еллык юбилеена зур бүләк була.

Зур чишмә төзекләндерү эшләре тәмам булгач, аның ачылу тантанасы 2 июль  көнне авылның 250 еллык юбилее кысаларында булачак.

Зур чишмәдә эш барышы, фикерләр хакында тулырак Баулы телевидениесендә 9 июнь көнне 19 сәгатьтә карарга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев