Яңа Баулы зиратын төзекләндерделәр
Исергәп авыл җирлегенә караган Яңа Баулы авылында зират рәшәткәләрен яңарту өмәсе оештырылган. Коймаларны алыштыру белән беррәттән, зиратны киңәйтү эшләре дә башкарылган.
Яңа Баулы зиратын тулысынча әйләндереп алу өчен иганәче ярдәме белән барлыгы 300 метрдан артык рабица челтәре сатып алынган. Бер берәмлек техника җәлеп ителгән. Эшне үз теләкләре белән өмәгә чыккан ун ир-ат башкарган.
- Быелгы көз, кышның соңарып килүе, күп кенә эшләрне башкарырга, башлаганын тәмамларга мөмкинлек бирде, - ди Исергәп авыл җирлеге сәркатибе Сөмбел Муллагалиева.- Яңа Баулыда өмә белән зират ихаталанды, шул ук вакытта Исергәп авылында Ленин урамы буйлап ком-таш түшәлгән юлны да тигезләп бетердек. Аның озынлыгы бер километр тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев