«Хезмәткә дан» газетасын коллектив белән укыйлар
2026 елның беренче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына язылу дәвам итә. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре ел саен газетага языла.
Мәдәният йортының кунак бүлмәсе бер мизгелдә күңелле шау-шуга күмелде. Район газетасы, аның үзләре кечкенә вакытта ук әти-әниләре алдырулары, андагы яңалыклар, язмалар хакында гапләшеп алдылар.
– Әле дә хәтерлим: кечкенә чакта без бик күп вакытлы матбугат алдыра идек. Балалар басмаларыннан гына да 6-8 газета-журналларга язылалар иде. Гадәттә, әти яздыра иде, һәм менә нәкъ ул укуга мәхәббәт тәрбияләде бездә, – дип сөйләде Аселья Мөхәммәтшина. – Ә безнең район газетасыннан бик күп кызыклы, файдалы нәрсәләр беләбез. Анда халыкара, төбәк яңалыклары да, безнең шәһәр һәм район яңалыклары да була. Газетада барысы да бар: кызыклы сәхифәләр, хәтта балалар бите дә бар, белдерүләр, кроссвордлар да, район, республика яңалыклары да һәм иң мөһиме – безнең телевидение программасы. Газетага һәр ярты ел саен язылабыз.
Мәдәният йорты директоры Ләйлә Сәйфуллина да район газетасы хакында үз фикерләрен әйтте. Ул да газета белән бәйле балачак хатирәләрен исенә төшерде.
– “Хезмәткә дан” газетасы – шәхсән минем өчен балачагымның якты хатирәләрен саклаучы. Чөнки мин зур һәм эшчән гаиләдә тәрбияләнеп үстем. Гаиләбездә өч механизатор, әнием сыер савучы иде. Яз, көз, җәй әтиемнең һәм абыйларымның эшләгән нәтиҗәләре һәрвакытта “Хезмәткә дан” газетасында чагылыш таба иде. Газетаның һәр санын куанып көтеп ала идем. Әтием район буенча ничәнче урында бара икән, абыйларым ничәнче урында икән диеп, кызыксынып карый идем. Кичке якта алар эштән кайтканда куанычлы хәбәр белән үземчә каршы ала идем. “Әти, син бүген беренче барасың, абый, син өченче генә. Әйдә, күтәрел!” диеп әйткәнем хәтердә. Ул вакытта әле мәктәптә дә укымый идем. Болар шундый матур хатирә булып истә калган, – дип сөйләде Ләйлә Сәйфуллина. – Районыбыз газетасын хөрмәт итәм, чөнки ул – безнең райондагы бөтен халыкны, милләтләрне берләштереп торучы бердән- бер матбугат чарасы. Кызганычка каршы, бүген интернет заманы булу сәбәпле, күпләр яңалыкларны интернеттан укый. Ә без ел саен коллективыбыз белән район газетасына язылабыз. Редакция хезмәткәрен чакыртабыз, язылабыз. Газета килә, рәхәтләнеп яңалыклар укыйбыз. Мәдәният өлкәсендә үткән күп кенә чаралар да анда чагылыш таба, безнең эш нәтиҗәбез дә күренә.
Район газетасын шулай ук һәр оешма күмәк рәвештә яздыра ала. Редакция хезмәткәре оешмага үзе бара, биш кешедән артык язылган очракта, газетаны сезнең эш урынына китереп бирәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев