Хәнсевәрдә Әфган сугышы ветераны яшәгән йортка истәлек тактасы куелды
1 июль Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Салих авыл җирлегенә караган Хәнсевәр авылында яшәүче Әфган сугышы ветераны Низамеев Илдар Мөхәммәткамил улына истелекле такта ачу тантанасы булды. Чарада ветеранның үзе катнашуы – тагын да күңелле булды.

– Бу дата барыбыз өчен дә мөһим, – дип сөйләде Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин. – Ул үз иленнән читтә хезмәт бурычы үтәгән ир-егетләребезгә хөрмәт билгесе. Үз тормышларын, гомерләрен куркыныч астына куеп, дусларча халыкларга үз дәүләтләренең иреген һәм бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән кешеләр алдында баш иябез. Андыйлар кайнар нокталарда һәм кораллы конфликтлар зоналарында сугышчан бурычларын тулысынча үтәгән, районыбызның үрнәк кешеләре. Без алар белән горурланабыз, төрле очрашуларга, батырлык дәресләренә укучылар белән очрашу чараларына чакырабыз. Илләребез тыныч булсын иде.

Илдар Низамеевның туган йортында истәлек тактасы ачу тантанасына аның бергә хезмәт үткән сугышчан дуслары да килгән иде.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендзә укырга мөмкин булачак.

Фото: Салих авыл җирлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев