Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хәнсевәр авылы тамашачысы гаилә бәйрәменә килде

Баулы мәдәният йортында эшләүче Фәнүзә Айдагулова үзенең иҗатташ дуслары белән Хәнсевәр авылы мәдәният йортында «Пар балдаклар» дигән тамаша оештырды.

Чарага 56 ел бергә яшәгән Нурания һәм Гайфетдин Гайнетдиновлар һәм 19 ел бергә гомер итүче Энҗе һәм Айрат Фәрраховларның гаиләләре чакырылды. 

Бәйрәм милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы кысаларында үтте. Нурания һәм Гайфетдин Гайнетдиновлар өч балага гомер биргәннәр. Гомерләре буе тырыш хезмәт белән атлаган алар.

–Нурания апагыз бик чибәр иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң авылда калды, – дип сөйләде Гайфетдин абый. – Мин армия хезмәтемне тутырып кайттым да шофер булып колхозга эшкә урнаштым. Кызлар җәйге лагерьга сыер саварга җәяү йөриләр иде. Мин гел Нурания чыкканын чамалап кына яннарыннан узам. Кызларны машинага утыртып алып кайтам. Менә шунда мин Нурания апагызга күз салып, гашыйк булып куйдым инде. Бер генә гашыйк булдым, гомерлек булды. Быел 13 мартта бергә яшәвебезгә 56 ел була. Аннары аның абыйсы минем сеңлемә өйләнде. Алар да бик озак, матур гомер иттеләр.

Энҗе һәм Айрат Фәрраховлар гаиләсен дә якын-тирәдә яшәүчеләр белә һәм хөрмәт итә. Авыл, район күләмендә узган бәйрәм чараларында, бәйгеләрдә алар актив катнашалар. Аларның да тормыш коруларына егерме елга якын вакыт үткән. Гаиләдә өч кыз бала тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы нефтьче, ә Энҗе спорт буенча инструктор булып эшли.

Берничә сәгать дәвамында җыр- моң агылды, матур хатирәләр барланды, гаилә кыйммәтләре хакында сүз барды. Һәр чыгышка тамашачы көчле алкышлар бүләк итте. 

–Бик күңелле булды. Шундый эчтәлектәге чаралар күбрәк булсын иде. Чакыргач, сөенә-сөенә бардык, – дип үз хис-кичерешләре белән уртаклашты Нурания Гайнетдинова. – Без бит гомер буе эшләдек тә, эшләдек. Әле дә гел өйдә генә утырасы килми. Шундый күңелебез булып кайттык. Оештыручы Фәнүзә ханым рәхмәт. Матур бәйрәм бүләк итте. Барыбыз да җырладык та, биедек тә. Район артистлары да матур җырлар җырладылар. Истә калырлык булды.

Катнашучылар гаиләләре яратып ашый торган тәмле ризыкларны да пешереп алып килгәннәр иде. Шул рецептлары белән дә бүлештеләр. 

Исегезгә төшерәбез, мондый чараларны Фәнүзә Айдагулова Кызылъяр, Исергәп һәм башка авылларда да оештырды.

 

 

Фото: Фәнүзә Айдагулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев