Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хәйрия фонды Баулы балаларына бәйрәм үткәрде

Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме булды.

Кичәнең башыннан ук әкият геройлары сабыйларны тылсымлы әкият дөньясына алып кереп китте: алар бәйрәм маҗараларына чумдылар.
Кунакларны Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, “БлагоДарение” яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм итүче хәйрия фонды вице-президенты Рүзилә Шәймәрданова котлады.
– Мин барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм. Безнең артистларыбызга – Кыш бабайга, Кар кызына, крокодил Генага, Чебурашкага һәм бу бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән бар кешегә зур рәхмәт. Ел саен без бирегә яңа ел әкиятен карарга, әйлән-бәйлән әйләнергә һәм сезнең белән очрашырга җыелабыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет телим, – дип мөрәҗәгать итте Ринат Хәмидуллин бәйрәмгә килүчеләргә.
– Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, бөтен борчуларыгыз 2023 елда калсын. Ә яңа ел бары күңелле мизгелләр генә алып килсен, – дип, бәйрәм кунакларына тәбрикләү сүзләре җиткерде “БлагоДарение” яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм итүче хәйрия фонды вице-президенты Рүзилә Шәймәрданова. – Мин сезне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Фәритович, фонд президенты Фәрит Муллагалиевич исеменнән дә котлыйм. Алар һәрвакыт безнең белән.
Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килү чын мәгънәсендә бәйрәм атмосферасы тудырды. Балалар алар белән җырладылар, биеделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Сабыйлар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, татлы бүләкләргә ия булдылар. Алар арасында Александровка авылыннан килгән алты яшьлек Сайод та бар иде. Ул бу бәйрәмне түземсезлек белән көткән һәм үзенең яраткан әкият герое Чебурашка белән рәхәтләнеп аралашты. 
– Без бу бәйрәмгә былтыр да килгән идек. Улым бик ошатып кайткан иде. Быел да күңеле булды, аңа Чебурашка бик ошады, – ди малайның әтисе Абдувохид Моризоев. 
Бәйрәм балалар күңелендә яңа ел кәефе тудырды, алар могҗизалар дөньясында булдылар.
Кичәгә килә алмаган сабыйлар үзләренең бүләкләрен “Благо” иҗтимагый оешмасыннан алдылар. Аларны да биредә Кыш бабай белән Кар кызы көтеп тора иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев