Вил Усманов: “Урал сандугачы” бәйгесендә баулыларны да күрәсе килә
30-31 мартта Екатеринбургта унберенче тапкыр "Урал сандугачы" татар җырын башкаручылар конкурсы үтте. Якташ җырчы, композитор Вил Усманов ел да анда жюри әгъзасы буларак катнаша. Ә бу юлы ул жюрига рәислек итте.
"Урал сандугачы" бәйгесенә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучылар җыела. Алар ялгыз җырлау, вокаль ансамбль, вокаль- инструменталь башкару номинацияләрендә иҗади көч сынашалар.
Кичә Екатеринбургтан Казанга поезда кайтып килүче Вил Усманов белән телефоннан аралашып, "Хезмәткә дан" хәбәрчесе әле вакыйга турында сораштырды.
- Ун ел эчендә байтак кына башкаручыларны күрдем. Сәләтле кешеләр, бигрәк тә өметле яшьләребез күп, - дип сөйләде ул. - Бу юлы шунысы сөендерде: Башкортстанның Туймазы районнынан һәм безнең күрше шәһәр - Әлмәттән дә катнашучылар булды. Конкурс өч яшь категориясендә үтә: унбиш яшькә кадәр, 15-36 яшьлекләр һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр. Киләчәктә Баулы районыннан бәйгечеләрне күрермен дип өметләм. Бездә дә бит сәләтле кешеләр байтак. Шуны да әйтергә кирәк, бу бәйге "Татар моңы" конкурсына сайлап алу туры булып тора.
Сүз уңаеннан, Вил Усманов конкурс барышында бәйгечеләргә бәя биреп кенә калмаган, ә күпләр яратып өлгергән "Урал татарлары", "Ак чәчәкләр", "Синең өчен" дигән җырларын Екатеринбург тамашачысына ишеттергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев